Тукай районының сигез кешесе 100 яшьлек чикне узган
җәмгыять

Тукай районының сигез кешесе 100 яшьлек чикне узган

Районда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган традицион ункөнлек башлана.

Бәйрәм чаралары кысаларында 23 авыл җирлегенең һәрберсендә «бер тәрәзә» принцибы буенча күчмә очрашулар узачак. Өлкән яшьтәге кешеләр яшәгән урыннарыннан ерак китмичә, үзләрен борчыган мәсьәләләрне оператив хәл итә алачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айсылу Галиуллина хәбәр итте.

Социаль фонд мәгълүматлары буенча, бүген районда 11 943 өлкән яшьтәге кеше яши. Алар арасында Бөек Ватан сугышының 70 ветераны да бар.

Тукай районының алтын фонды һәм тере тарихы булып гасыр чиген узган озын гомерлеләр санала. Киңәшмәдә 100 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән сигез кешенең исемнәре зур ихтирам белән аталды: Шәүкәт Әхмәтназипов, Мөнәздилә Хафизова, Сәрия Нурмөхәммәтова, Антонида Абрамова, Мәгирә Мәрданова, Мәймүнә Сафина, Илһамия Гатина, Хәйрлевара Ямалеева.

Ункөнлек вакытында өлкәннәргә игътибар һәм ярдәм күрсәтеләчәк. «Бер тәрәзә» форматы ветераннарга һәм пенсионерларга адреслы ярдәм алырга, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап табарга мөмкинлек бирәчәк. Моның өчен аларга үз авыл җирлекләреннән читкә чыгарга кирәк булмаячак.

Фото: Н. Туганова


Нет комментариев