Тукай районы оешуга 50 ел тулу уңаеннан узган тантаналы чара бүләкләү мизгелләре белән дәвам итте. Бәйрәмнең төп сәхнәсендә Ватанны саклаучыларга, шулай ук район үсешенә һәм халык иминлегенә үз хезмәте белән өлеш керткән кешеләргә дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүләкләнүчеләр арасында махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләр дә, авыл хуҗалыгы, транспорт, мәдәният һәм башка өлкәләрдә хезмәт куючылар да бар.
Россия Федерациясе дәүләт бүләкләренә махсус хәрби операция ветераннары лаек булды:
- Батырлык ордены белән – майор, махсус хәрби операция ветераны Галимуллин Фәнис Фәрит улы (Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә);
- «Һәлак булучыларны коткарган өчен» медале белән – махсус хәрби операция ветераны, Тукай муниципаль районы Советы депутаты Нургалиев Алмаз Искәндәр улы;
- II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән – подполковник, махсус хәрби операция ветераны Искиндиров Виктор Валерьевич (Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә).

Татарстан Республикасы Рәисе указлары нигезендә аерым казанышлары өчен түбәндәге райондашлар бүләкләнде:
- «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән – Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Сафина Резеда Хәсият кызы;
- «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән – хезмәт ветераны Габдуллина Равия Касыйм кызы;
- «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исемгә – «Челны-Бройлер» җәмгыятенең кош эшкәртүчесе Низамова Әлфия Вәли кызы;
- «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исемгә – Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе тракторчысы Колузаев Юрий Леонидович;
- «Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә – «Россия тимер юллары» АҖнең Куйбышев инфраструктура дирекциясе филиалына караган Круглое Поле юл дистанциясенең беренчел профсоюз оешмасы рәисе Токарева Елена Анатольевна лаек булды.
Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе нигезендә Дәүләт Советының Рәхмәт хатлары тапшырылды:

- «Яр Чаллы инкубаторы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 4нче разрядлы кошчылык фабрикалары һәм механикалаштырылган фермалары операторы Фәхретдинова Раушания Наил кызына;
- Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Тукай районы буенча Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе финанс-икътисад бүлегенең өлкән белгече Сибгатуллина Римма Котдус кызына.
Хәрби-патриотик эшкә керткән шәхси өлешләре өчен дә райондашлар медальләр белән бүләкләнде. «Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында хәрби-патриотик эшкә шәхси өлеш керткән өчен» медальләренә түбәндәге кешеләр лаек булды:

- Шаронов Эдуард Павел улы – «Челтәр компаниясе» АҖнең «Кама электр челтәрләре» филиалы директоры;
- Иванов Руслан Валентинович – Тукай районының Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы;
- Ханова Айгөл Ренат кызы – «Мусабай» кошчылык комплексы җитәкчесе;
- Ибраһимова Илзирә Гамир кызы – җәмәгать эшлеклесе, Тукай районы Мәдәният һәм ял үзәге артист-вокалисты;
- Карлин Олег Николаевич – «Челтәр компаниясе» АҖнең «Кама электр челтәрләре» филиалы Тукай районы электр челтәрләре мастеры;
- Хаҗиева Айзилә Айрат кызы – Яңа поселогы урта мәктәбе директорының тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшчесе.
Нет комментариев