Наил Мәһдиев: «Тукай районыннан башка Чаллыны күз алдына китереп булмый»
Яңалыклар

Наил Мәһдиев: «Тукай районыннан башка Чаллыны күз алдына китереп булмый»

Тукай районының 50 еллык юбилеена багышланган тантанада Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәр белән районның аерылгысыз булуын ассызыклады. «Энергетик» Мәдәният сараенда узган бәйрәмдә ул ике төбәкнең үзара бәйләнешен бербөтен организм белән чагыштырды һәм Чаллының үсешендә район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең өлеше зур булуын билгеләп үтте.

Мэр сүзләренчә, Тукай районы Чаллыны сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Зур сәнәгать үзәге булган автокала халкы өчен икмәк, сөт, май һәм башка көндәлек кирәк-яракларның районда җитештерелүен ул аерым ассызыклады.

«Мин еш кына шаяртып әйтәм: иртән торгач, “КАМАЗ” хезмәткәре яки шәһәрдә яшәүче кеше “КАМАЗ” баллоны ашамаячак. Аңа икмәк, май, сөт кирәк. Ә безнең автокаланы яңа, тәмле һәм экологик яктан чиста продукция белән нәкъ менә сез тәэмин итәсез», – диде Наил Мәһдиев, районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәт белдереп.

Ул шулай ук «Агросила Групп» һәм «Камский Бекон» кебек эре предприятиеләрнең өлешен билгеләп үтте.

Бүген Чаллыда 548 мең кеше яши. Наил Мәһдиев китергән мәгълүматларга караганда, шәһәр халкы саны Россиянең 13 аерым төбәгендә яшәүчеләр саныннан күбрәк.

Чыгышында мэр быел билгеләп үтелә торган өч тарихи юбилейның туры килүенә дә игътибар итте. 2026 елда Тукай районы оешуга – 50, «КАМАЗ»ның беренче йөк автомобилен чыгаруга – 50, Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел тула. Наил Мәһдиев чыгышын Чаллы халкы исеменнән Тукай районында яшәүчеләргә котлау һәм изге теләкләр җиткереп тәмамлады. Ул күршеләренә бәхет, мәхәббәт һәм иминлек теләде.


Нет комментариев