Тукай районында юлларны тулысынча яңарту өчен ел саен 30 чакрым ремонтларга кирәк
җәмгыять

Тукай районында юлларны тулысынча яңарту өчен ел саен 30 чакрым ремонтларга кирәк

Тукай районында юлларны яңартуның хәзерге темпын саклаган очракта, 10 елдан юл челтәрен тулысынча норматив хәлгә китерергә мөмкин булачак. Моның өчен ел саен ким дигәндә 30 чакрым юлны ремонтлау кирәк. Бу хакта район башлыгы Камил Нәҗмиев атналык аппарат киңәшмәсендә хәбәр итте.

Фото: Тукай районы мәгълүмат үзәге

 

Соңгы ике елда Тукай районында 170 чакрымнан артык автомобиль юлы яңартылган. 2026 елда гына да төзекләндерү эшләре 50 чакрым араны колачлаган. Шуның 42 чакрымы федераль һәм республика программалары кысаларында ремонтланган, калган өлеше халыкның үзара салым акчалары хисабына тәртипкә китерелгән.

Узган ел район юлларны яңарту өчен моңарчы күрелмәгән күләмдә ярдәм алган. Нәтиҗәдә, 2025 елда рекордлы 123 чакрым юл ремонтланган. Моңа кадәр районда бер ел эчендә мондый күләмдә эш башкарылганы булмаган.

– Безнең өчен мөһим объектларның берсе – Түбән Кама ГЭСы янындагы 1,3 чакрым озынлыктагы юл участогын ремонтлау. Географик яктан ул Тукай районы чикләрендә урнашкан, – диде Камил Нәҗмиев.

Районда тагын бер зур проект – «Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт» автомобиль юлының 11нче чакрымындагы юлүткәргечне капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Контракт нигезендә, эшләрне 2028 елның 25 июленә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Реконструкциядән соң юлүткәргеч киңәячәк һәм аның үткәрү мөмкинлеге артачак. Күпер корылмасының озынлыгы 74,6 метрдан 77,55 метрга, ә киңлеге 12 метрдан 13,4 метрга кадәр җитәчәк.


Нет комментариев