Тукай районы Круглое Поле поселогының «Газизулла» мәчетендә балалар өчен чираттагы үзенчәлекле дәресләр уздырыла башлады. Мәчеткә илтүче юлларга тузан кундырмасын дип, кызым Мәдинәне дә бу дәресләргә йөртә башладым. Хәзер ул шимбә көнен уку атнасы тәмамланганга түгел, ә нәкъ менә мәчеттәге курсларга барасы булганга түземсезләнеп көтә дә инде. Иҗади эшләр, кызыклы мастер-класслар һәм файдалы күнекмәләр аша балалар ислам кыйммәтләрен, әхлак кагыйдәләрен үзләштерә анда. Атлар янына экскурсиягә бару, ат өстендә йөрү исә берсен дә битараф калдырмады. Балалар өчен бу яңа тәҗрибә булды, кабатланмас хис-тойгылар бүләк итте.

Октябрь башында башланган әлеге курсларда дини белем көндәлек тормышта кирәкле күнекмәләр белән бергә бирелә. Кызлар өчен очрашуларда савап, изге гамәлләр кылу, әти-әнине хөрмәт итү, якыннар турында кайгырту кебек темалар күтәрелә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кечкенә хуҗабикәләр өчпочмак, пицца, җимешле пәрәмәч һәм кайнар бутерброд ясарга өйрәнде, хәләл ризык сайлау һәм продуктларның составын тикшерү серләренә төшенде.

Малайлар да бик теләп йөри шимбә дәресләренә. Чөнки монда алар үзләрен чын осталар итеп тоя ала. Инструментларга куркып кына тотынган куллар дәрес азагына инде шактый кыю гына эшли башлый. Ә нәтиҗәсе исә бигрәк куандыра: үз куллары белән ясаган сәгать, светильник һәм ачкыч элгечләрен балалар өйләренә алып кайтып, әти-әнисенә бүләк итә.
Эш барышында бер-берсенә ярдәм кулы сузу, елмаеп карау да саваплы гамәл икәне аңлатыла, балалар үзара игътибарлы һәм сабыр булырга өйрәнә.

Бу курсларның тагын бер бик тә мавыктыргыч өлеше – ул экскурсияләр. Аның беренчесе Суровка авылындагы ат-спорт мәктәбенә бару булды. Балаларның күбесе өчен бу атлар белән беренче тапкыр якыннан танышу иде. Атларны алар сыйпап та карады, үз кулларыннан тәмле ризыклар белән сыйлады. Ә сәяхәтнең иң истә калган һәм иң дулкынландыргыч өлеше, мөгаен, атта йөрү булгандыр. Ун яшьлек кызым өчен дә атта йөреп килү онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
Читтән караганда барысы бер җайга гына үрелеп барган кебек тоелган бу эшләрнең артында, әлбәттә мөгаллимнәрнең зур хезмәте ята. Күптән түгел шаһадәтнамә алган Рәфгать хәзрәт һәм аның тормыш иптәше Наталья ханым өчен “Газизулла” мәчете күптән инде икенче йортларына әверелде кебек. Балаларның күңеленә юл салып, алар белән уртак тел табучы укытучылар алар. Кечкенә адымнар белән зур максатларга таба илтүче бу хезмәтнең нәтиҗәләре дә озак көттермәс, һичшиксез җимешен бирер. Бүген салынган бу нигездә киләчәктә күркәм холыклы, мәрхәмәтле һәм җаваплы буын үсеп җитәр.
Фото: Рәфгать Гәрәев
Нет комментариев