Чаллыда 16 яшькә кадәрге баланы шәһәрара автобустан төшереп калдырган йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Аңа 5 мең сум штраф билгеләнгән. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.
Прокуратура тикшерүе күрсәткәнчә, хәл 2026 елның 20 июлендә булган. Яшүсмер Алабуга – Чаллы маршруты буенча йөрүче автобуста барган. Шәһәргә килеп җиткәч, «Автостанция» тукталышында юл бәясен түли алмавы ачыкланган. Аның интернетка керү мөмкинлеге дә, акчасы да булмаган.
Шуннан соң йөртүче баланы Казан проспекты ягына алып киткән һәм Сидоровка бистәсендә автобустан төшеп калырга мәҗбүр иткән.
Прокуратура аңлатуынча, юл өчен түләмәгән пассажирны иң якын тукталышта төшереп калдырырга рөхсәт ителә. Әмма бу кагыйдә өлкәннәрдән башка йөрүче 16 яшькә кадәрге балаларга кагылмый.
Әлеге очрак буенча йөртүчегә карата административ эш кузгатылган. Нәтиҗәдә, аңа 5 мең сум күләмендә штраф салынган.
Нет комментариев