«Якты юл»ның алтын фондыннан рубрикасы буенча яңалыклар
-
Күңелдә сакланган Яңа Бүләк җылысы балачак истәлекләрендә
“Якты юлның алтын фонды” рубрикасына кергән әлеге язма 2008 елның сентябрендә дөнья күргән. Анда автор Г. Җәмилев күңелендә еллар дәвамында сакланып килгән иң кадерле истәлекләрен яңарта. Бу хатирәләр Яңа Бүләк авылы белән тыгыз бәйләнгән. Автор өчен иң якты ике мизгел аеруча истә калган: беренчесе — Илһам Шакиров концертына бару, икенчесе — Яңа Бүләктә мунча керү вакыйгасы. Әмма шул хатирәләр артында бер гади генә, ләкин тирән мәгънәле хис — еллар буе әйтелми калган рәхмәт сүзләре дә ята...
-
Сугыш урлаган балачак
2008 елның 16 маенда дөнья күргән әлеге язманы «Якты юл» газетасының «Алтын фондыннан» сәхифәсендә кабат тәкъдим итәбез. Сугыш еллары меңләгән баланың балачагын урлый, аларны вакытыннан алда олы тормыш сынаулары белән очраштыра. Әмма ачлыкны, югалтуны, авыр хезмәтне күреп үскән бу буын сынматмый. Югары Суыксу авылында туып, Ташкичү авылында гомер итүче Рәшидә апа Мөхәммәтҗанова язмышы — шуның ачык мисалы. Әтисез үскән, сугыш чорында басуда хезмәт куйган, белемгә омтылышын югалтмаган авыл кызы соңрак дистәләрчә ел балаларга белем биреп, авыл халкының хөрмәтен казана. Аның тормыш юлы — сабырлык, хезмәт сөючәнлек һәм туган халкына тугрылык үрнәге.
-
Кәлҗемәнең онытылмас тәме
«Якты юл»ның алтын фондыннан» сәхифәсенең чираттагы язмасы әби-бабайларыбыз язмышына туры килгән авыр сынауларның ачык бер мисалы булып тора. Пенсиядәге укытучы Н. Сәләхова юллаган бу язма 2008 елның гыйнвар санында дөнья күргән. Бүген табыннарыбыз төрле сый-нигъмәтләргә бай, өстәлләребез муллыктан сыгылып тора. Бәрәңгене, аннан әзерләнгән ризыкларны яратып ашасак та, аны көн саен пешермибез — чөнки алмашка ризык төрләре җитәрлек. Ә менә сугыш чоры кешеләрен нәкъ бәрәңге ачлыктан, үлемнән саклап калган. Юкка гына алар аны «бөтен икмәк» дип атамаган.
-
«Якты юл» – уңыш юлдашы: Илназ Абдулвәлиевның спорт архивы
“Якты юл”ның алтын фондыннан сәхифәсенең чираттагы язмалары 2006-2007 елларда дөнья күргән булган. Инде күп еллар узуга карамастан, «Татарстан» совхоз поселогы егете Илназ Абдулвәлиев үзе турында чыккан материалларны кадерләп саклый, хәтта кабат кайтып, шул елларны искә ала, газета битләрен кабат укый.
-
Иштирәк мәктәбендә узган мәктәп елларының иң якты хатирәләре “Якты юл”ның архив язмасында
“Якты юл”ның алтын фондыннан сәхифәсенең чираттагы язмасы 2007 елның 5 апрелендә дөнья күргән булган. Инде күп еллар узуга карамастан, Иштирәк мәктәбе укучысы Диананың мәктәпне тәмамлар алдыннан бүлешкән уй-фикерләре бүгенге 9 һәм 11 сыйныф укучыларыныкы белән дә тәңгәл киләдер. Мәктәпне яратуы, укытучысына карата булган хөрмәт хисен еллар тузаны басып китмәгәндер әле, бу язма да хәтер сандыгына күз салу өчен менә дигән мөмкинлек булыр.
-
“Якты юл” архивыннан - Иван дәдәйнең «Тамчыкай»га бүләге
Газетабызның 50 еллык юбилее уңаеннан башлап җибәргән сәхифәне архивтагы тагын бер кызыклы язма белән дәвам итәбез. Берәүләр өчен бу язма тарихны барлау, искә төшерү булса, кайберәүләргә ул яңалык булып барып ирешер. Тиздән язларны тагын да ямьләндереп алмагачлар шау чәчәккә күмелер. Тирә-якка таралган хуш истән башлар әйләнер. Һәр ел саен язлар белән бергә килүче, бер тапкыр гына кабатланучы искиткеч матур күренеш бит ул. Ә менә моннан ике дистәгә якын еллар элек Иван дәдәй Мәләкәс авылы халкына алма бакчасы бүләк итеп, күпме кешене сөендергән. Бүгенге язмабыз шул турыда.
-
«Якты юл» архивыннан: 19 ел элек Иске Дөреш кызы Илүзә бәхет турында
Быел «Якты юл» газетасына 50 ел. Шул уңайдан безнең редакция архив битләрен барлый башлады. Иң кызыклы язмалар белән сезне дә таныштырабыз. Бүген сезнең игътибарга шуларның берсен тәкъдим итәбез.