Сугыш урлаган балачак
2008 елның 16 маенда дөнья күргән әлеге язманы «Якты юл» газетасының «Алтын фондыннан» сәхифәсендә кабат тәкъдим итәбез. Сугыш еллары меңләгән баланың балачагын урлый, аларны вакытыннан алда олы тормыш сынаулары белән очраштыра. Әмма ачлыкны, югалтуны, авыр хезмәтне күреп үскән бу буын сынматмый. Югары Суыксу авылында туып, Ташкичү авылында гомер итүче Рәшидә апа Мөхәммәтҗанова язмышы — шуның ачык мисалы. Әтисез үскән, сугыш чорында басуда хезмәт куйган, белемгә омтылышын югалтмаган авыл кызы соңрак дистәләрчә ел балаларга белем биреп, авыл халкының хөрмәтен казана. Аның тормыш юлы — сабырлык, хезмәт сөючәнлек һәм туган халкына тугрылык үрнәге.
Ул 1929 елның ямьле май аенда 12 балалы ишле гаиләдә дөньяга килә. 6 баланың гомерләре кыска була: алар бер-бер артлы үлеп китәләр. Бәхетсезлеккә, Рәшидә апага 4 яшь булганда, кинәт кенә авырып, әтисе якты дөнья белән хушлаша. Бар авырлык – әнисе Сания апа иңнәренә төшә: алты баланы үстереп, кеше итәсе бар бит.
1937 елда кечкенә Рәшидә 1 сыйныфка укырга керә. Көзге пычракларда, кулына киндер букча тотып, яланаяк мәктәпкә йөргәннәре бүгенгедәй күз алдында аның. Рәшидә тамагы ач, өсте ялангач булса да, бик тырышып укый. Балачактан укытучы булырга хыяллана.
Рәшидәгә нибары 13 яшь тулганда, Бөек Ватан сугышы башлана. Өч абыйсының: “Фашистларны җиңеп, туган илгә исән-сау әйләнеп кайтырбыз”, дип саубуллашып чыгып киткәннәрен ачык хәтерли ул. Абыйлары гынамыни, тиздән Галия апасын урман кисәргә җибәрәләр. Аңа ат белән бүрәнә тарттырып, сал агызу эшләрендә җәфа чигәргә туры килә. Һәва апасын ФЗОга алалар. Шулай итеп, гөрләп торган гаиләдән өйдә нибары әнисе һәм үзе генә кала.
Ул елларда сугыш һәм тыл аерылгысыз була. Ирләрен, улларын, әтиләрен фронтка озаткан хатын-кызлар тормышны төптән җигелеп тарталар, бөтен авырлыкны иңнәрендә күтәрәләр. Рәшидә апа да иптәшләре белән бодай, тары, арыш басуларында чүп утый, борчак җитешкәч, урак белән борчак ура. Бу эшләр өчен бер тиен акча да түләнмәгән, бөтен нәрсә фронтка озатылган. Рәшидә апаның өстенә кияргә киеме булмаганлыктан, аны әнисе 5 сыйныфка укырга җибәрми. Укытучылар өйгә килеп, аны мәктәпкә җибәрүләрен үтенәләр. Уку елының бары тик икенче яртысында гына укырга килсә дә, тырышлыгы белән иптәшләрен тиз куып җитә ул. 7 сыйныфны тәмамлагач, тарих укытучысы Рауза апа ярдәме белән ничек итсә итә, Алабуга педагогия училищесына укырга керә. Югары Суыксу авылыннан алар биш кыз булалар. Мәктәптә бик яхшы укыганга күрә, биредә уку аңа бик җиңел бирелә, һәрвакыт стипендия ала. Шул кечкенә генә акчасыннан әнисенә дә өлеш чыгара, аңа булыша.
Сугыштан Мансур абыйсы гына исән кайта.
1948 елда Рәшидә апаны Ташкичү авылына укытучы итеп җибәрәләр. Ул җиң сызганып, эшкә тотына. 1952 елның көзендә Ташкичү авылы егете Мәхмүт белән тормыш корып җибәрәләр. Бергәләшеп өч ул, өч кыз үстерәләр...
Рәшидә апа 40 ел буе Ташкичүдә балалар укыта. Җиде чыгарылышта авыл Советы депутаты итеп сайлана һәм даими комиссия рәисе була. 1982-1997 елларда социаль хезмәткәр булып эшли. 68 яшендә генә эштән туктый ул. Күпсанлы медальләр, Мактау кәгазьләре – аның фидакарь хезмәтенә олы бәя.
Г.Сираева, китапханәче
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев