Иштирәк мәктәбендә узган мәктәп елларының иң якты хатирәләре “Якты юл”ның архив язмасында
“Якты юл”ның алтын фондыннан сәхифәсенең чираттагы язмасы 2007 елның 5 апрелендә дөнья күргән булган. Инде күп еллар узуга карамастан, Иштирәк мәктәбе укучысы Диананың мәктәпне тәмамлар алдыннан бүлешкән уй-фикерләре бүгенге 9 һәм 11 сыйныф укучыларыныкы белән дә тәңгәл киләдер. Мәктәпне яратуы, укытучысына карата булган хөрмәт хисен еллар тузаны басып китмәгәндер әле, бу язма да хәтер сандыгына күз салу өчен менә дигән мөмкинлек булыр.
Сагынырбыз сине, мәктәп!
Сизелмичә бер-бер артлы унбер ел үтеп тә китте. Әле кайчан гына мәктәп бусагасын атлап кергән без, сабыйлар, бүген инде тормышка, дөньяга үз карашы булган, әйтергә теләгән уебызны анык әйтә белүче яшьләр. Мәктәпне тәмамларга да ике генә ай вакыт калып бара. Бу – зур тормышка аяк басарга нибары бер адым гына дигән сүз. Ә шул вакыт эчендә безгә күпме гамәлләр башкарырга: чыгарылыш имтиханнарына, белемне күтәрү, укуны дәвам итәр өчен, югары уку йортларына керергә әзерләнергә кирәк.
Кайчандыр озын-озак тоелган 45 минут дәрес хәзер инде бер мизгел генә кебек. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын без – алты бала атлап кердек. Ләкин уку дәверендә кемдер килде, кемнәрдер китте. Шулай итеп, тор-бара бишәү генә калдык. Шуңадырмы, бер гаилә кебек дус, тату яшибез. Аннан соң без бит хәзер зурлар. Кечкенәләргә үрнәк булырга тиешбез.
Мәктәп белән генә түгел, киңәшчеләребез, борчылып торучы сыйныф җитәкчеләребез белән дә аерылышабыз. Алар безнең өчен белем бирүче укытучылар гына түгел, киңәшче-сердәшләр дә, кирәк вакытта дус та иделәр.
Соңгы ике елда сыйныфыбызны яшь укытучы Рөстәм Илдус улы Закиров җитәкли. Ул безне актив булырга өйрәтте. Үзе дә өлгер, барысына да җитешүче сыйныф җитәкчебез Рөстәм абый бәйрәмнәрдә мәктәп күләмендә чаралар уздыра, волейбол түгәрәкләрен алып бара. Нәтиҗәсе дә уңай: зона буенча ярышларда малайлар – I, кызлар –II урынны яуладылар. Егетләребез район күләмендә III урынга чыктылар.
Ул сыйныфыбызда даими рәвештә төрледән-төрле чаралар уздырып тора. Яз һәм көз айларында, мәсәлән, табигатькә алып чыга. Анда без төрле спорт уеннарында көч сынашабыз, ярышабыз, фотоларга төшәбез, көлгә күмеп, бәрәңге пешерәбез, балык тотабыз, кыскасы, күңелле ял итәбез. Ә кышын, биштәрләр асып, чаңгыларда күрше авылга экскурсиягә бардык. Күпкә кызыклы һәм файдалы үтте соңгы уку елы.
Рөстәм абый ярдәме белән чыгарылыш альбомын да ясаттык инде. Хәзер соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәсенә әзерләнәбез. Ул көннәр бик күңелле һәм онытылмаслык булып күңелләрдә калыр.
Диана Исмәгыйлева, Иштирәк гомумбелем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев