30 октябрьдә Тукай районында пассажир автобусы һәм йөк автомобиле катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Әлеге хәлдән соң район прокуратурасы тикшерү оештырган.

Алдан алынган мәгълүматларга караганда, авария Бәтке һәм Круглое Поле торак пунктлары янындагы юлда килеп чыккан. HOWO йөк автомобиле йөртүчесе артка чигенгәндә маневрның куркынычсызлыгына инанмаган һәм ПАЗ пассажир автобусы белән бәрелешкән. Бу хакта ТР Прокуратурасының МАКС каналында хәбәр ителә.
Автобуста барлыгы 30 кеше булган, алар арасында балалар юк. Һәлакәт нәтиҗәсендә алты кеше тән җәрәхәтләре алган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, һәлак булучылар юк.
Вакыйга урынына Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов һәм район прокуроры вазифаларын вакытлыча башкаручы Руслан Курочкин килгән.
Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең барлык шартлары, шул исәптән зыян күрүчеләрнең төгәл саны ачыклана. Әлеге факт буенча оештырылган процессуаль тикшерү барышы прокуратура контроленә алынган.
Фото: Тукай районы Дәүләт автоинспекциясе
Нет комментариев