Киләсе елда Россиядә картлык буенча пенсияләр ике этапта артачак. Нәтиҗәдә, 2027 ел ахырына уртача пенсия күләме 29 904 сумга җитәр дип көтелә. Бу хакта финанс министры Антон Силуанов Дәүләт Думасында 2027–2029 елларга федераль бюджет проектын тәкъдим иткәндә белдерде.
Министр аңлатканча, иминият пенсияләре беренче тапкыр февральдә, 2026 елдагы инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып индексацияләнәчәк. Хәзерге фараз буенча, бу күрсәткеч 6,8 процент тәшкил итә. Апрель аенда исә пенсияләр хезмәт хаклары үсешенә бәйле рәвештә тагын 3,3 процентка артачак.
Силуанов ел йомгаклары буенча инфляция һәм керемнәр үсеше фаразланган күрсәткечләрдән аерылса, индексация күләме дә яңадан каралачагын билгеләп үтте.
Аның сүзләренә караганда, өч еллык бюджет проектында дәүләтнең барлык социаль йөкләмәләрен үтәү һәм аларны индексацияләү өчен кирәкле финанс чаралары каралган.
Нет комментариев