Ноябрьдә автомобиль шиналарын кышкысына алыштыру мәҗбүриме?
җәмгыять

Ноябрьдә автомобиль шиналарын кышкысына алыштыру мәҗбүриме?

Ноябрь аенда автомобильнең җәйге шиналарын кышкысына алыштыру закон буенча мәҗбүри түгел. Әмма юллардагы иминлекне кайгыртып, һава торышына карап эш итәргә кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгына автомобиль хокукы буенча юрист Лев Воропаев сөйләгән.

Белгеч аңлатуынча, гамәлдәге кагыйдәләр буенча, кышкы чорда автомобиль кышкы шиналар белән йөрергә тиеш. Бу чор декабрь, гыйнвар һәм февраль айларын үз эченә ала.

«Ноябрьдә автомобильдә кышкы шиналар булырга тиеш дигән мәҗбүри таләп юк», — дип белдергән юрист.

Шул ук вакытта ул күп кенә төбәкләрдә кышкы һава торышы ноябрьдә үк урнашуын искәрткән. Шуңа күрә юлларда иминлекне тәэмин итү өчен, шиналарны кышкысына алданрак алыштыру мөһим.


Нет комментариев