28 октябрьдә Татарстанда төнлә салкын, көндез исә чагыштырмача җылы булачак. Явым-төшем көтелми, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.
Төнлә һава температурасы +1дән -4 градуска кадәр төшәчәк. Республиканың көнчыгышында һәм көньяк районнарының кайбер урыннарында термометр баганалары -8 градуска кадәр күрсәтәчәк.
Көндез һава +10…+15 градуска кадәр җылыначак. Җил үзгәрүчән, секундына 3–8 метр тизлек белән исәчәк.
Фото: Н.Туганов
Нет комментариев