Татарстанда Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Чирмешән һәм Сарман районнарындагы табигый байлыкларны, тарихи урыннарны һәм мәдәни мирасны берләштергән геопарк булдырырга уйлыйлар.
Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы табигый һәм тарихи урыннарны берләштергән яңа геопарк төзү мәсьәләсе карала. Әлеге проект Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Чирмешән һәм Сарман районнарын үз эченә ала. Татарстан Рәисенең геопарк булдыру турындагы указ проекты коррупциягә каршы экспертизага җибәрелгән, дип хәбәр итә Татар-информ.
Проектта геопаркка сакланылучы табигать территорияләрен генә түгел, ә фәнни һәм тарихи әһәмияткә ия булган урыннарны да кертү каралган. Алар арасында геологик, археологик, мәдәни һәм индустриаль мирас объектлары булырга мөмкин.
Геопарк оештыру төбәкнең туристлык потенциалын ачарга, фәнни-мәгариф проектларын үстерергә һәм Татарстанның табигый байлыкларын саклауга ярдәм итәргә тиеш. Шулай ук республиканың тарихи-мәдәни һәм биологик мирасын өйрәнүгә, аны киң җәмәгатьчелеккә танытуга игътибар биреләчәк.
Проект гамәлгә ашырылган очракта, көньяк-көнчыгыш Татарстанның табигый һәм тарихи урыннары бердәм туристлык һәм фәнни мәйданчыкка әверелергә мөмкин.
Фото: Н.Туганов
Нет комментариев