Тукай районында яшәүче хатын-кыз мошенникларга ярты миллион сум күчергән
җәмгыять

Тукай районында яшәүче хатын-кыз мошенникларга ярты миллион сум күчергән

Тукай районында яшәүче хатын-кыз телефон мошенникларына ышанып, ярты миллион сумга якын акчасыннан колак каккан. Җинаятьчеләр башта домофонны алыштыру кирәклеген сылтау иткән, аннары үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырып, хатын-кызны акчасын күчерергә күндергән. Бу хакта район хакимиятендә узган киңәшмәдә полиция начальнигы урынбасары Айрат Шаябетдинов сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, 23 октябрь көнне зыян күрүчегә телефоннан шалтыратып, домофоны эшләмәве турында хәбәр иткәннәр. Мошенниклар СМС аша килгән кодны әйтүен сораган. Шуннан соң хатын-кызга төрле сәбәпләр белән шалтыратулар дәвам иткән, җинаятьчеләр үзләрен Үзәк банк хезмәткәрләре дип тә таныштырган. Нәтиҗәдә, хатын-кызны акчасын «имин счетка» күчерергә күндергәннәр. Чынлыкта исә бу счет мошенникларга караган.

Полиция вәкиле авыл җирлекләре башлыкларын һәм оешма җитәкчеләрен халыкка мошенникларның мондый алымнары турында аңлату эшен көчәйтергә чакырды. Ул телефон аша паспорт мәгълүматларын, СМС-кодларны һәм яшерен сүзләрне беркемгә дә хәбәр итмәскә кирәклеген искәртте.

Район башлыгы Камил Нәҗмиев исә өлкән яшьтәге кешеләргә аерым игътибар бирергә кушты. Аның фикеренчә, авыл җирлекләре башлыклары һәм социаль хезмәткәрләр куркыныч төркеменә кергән кешеләрнең өйләренә барып, мошенниклардан саклану юлларын аңлатырга тиеш.

«Кешеләргә ярдәм итегез, өйләренә керегез, аңлатыгыз. Бу эшне алып барырга кирәк. Болар — безнең кешеләр», — дип ассызыклады Камил Нәҗмиев.


Нет комментариев