Татарстанда бүген көндез +14 градуска кадәр җылытачак
Яңалыклар

Татарстанда бүген көндез +14 градуска кадәр җылытачак

27 октябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җил көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 4–9 метр тизлектә исәчәк. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы +1…-4 градусны күрсәтәчәк. Көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән -7 градуска кадәр суытачак. Көндез һава температурасы +9…+14 градуска кадәр күтәреләчәк.

Фото: Н.Туганов


Нет комментариев