Мәгариф

25 ел эшләгән укытучыларга «Хезмәт ветераны» исеме бирелергә мөмкин

Россия Мәгариф министрлыгы укытучыларга социаль ярдәмне арттыруны күздә тоткан закон проектын тәкъдим иткән. Документта тәҗрибәле укытучылар өчен яңа мөмкинлекләр, яшь белгечләргә остаз ярдәме һәм мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрү хокукы каралган. Бу хакта РИА Новости ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

25 еллык стаж — ветеран исеме алу өчен нигез

Закон проекты нигезендә, гомуми педагогик стажы кимендә 25 ел булган укытучыларга «Хезмәт ветераны» статусын бирү тәкъдим ителә. Бу чара мәгариф хезмәткәрләренең хезмәтен тануга һәм һөнәрнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Яңа социаль гарантияләр

Проектта педагоглар өчен өстәмә ташламалар да каралган. Аерым алганда, укытучыларга дәүләт һәм муниципаль музейларга айга кимендә бер тапкыр бушлай керү мөмкинлеге бирергә тәкъдим ителә.

Моннан тыш, һөнәри эшчәнлекләренә бәйле мәсьәләләр буенча алар бушлай юридик ярдәм ала алачак.

Яшь укытучылар янәшәсендә остаз булачак

Закон проектында хезмәт юлын яңа башлаган педагогларга да аерым игътибар бирелә. Мәктәпкә беренче тапкыр эшкә килгән яшь белгечләргә эшли башлаган көннән кимендә бер ел дәвамында остаз билгеләүне гарантияләргә тәкъдим ителә.

Ведомство фикеренчә, бу чаралар укытучылар өчен уңайлы хезмәт шартлары тудыруга, аларның хокукларын яклауга һәм педагогик һөнәрнең абруен ныгытуга ярдәм итәргә тиеш.


Нет комментариев