Авылда «тәгәрмәчле» поликлиника эшли
җәмгыять

Авылда «тәгәрмәчле» поликлиника эшли

2019 елның августыннан республикада «Мобиль поликлиника» программасы эшли башлады. «КамАЗ» машинасы базасында эшләнгән «сырхауханә» авылларга йөри. Автомобильдә теркәү бүлмәсе һәм заманча җиһазланган кабинетлар урын алган. «Мобиль поликлиника»да авылларга тар белгечлек буенча эшләүче табиблар да чыга. Менә икенче атна инде районыбызда шушы күчмә мобиль поликлиника эшли. Авыл халкының сәламәтлеген тикшерү, квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү өчен Чаллының 5нче хастаханәсе табиблары үзләре авылга килде. Без исә «Татарстан» совхоз поселогында булып, медицина ярдәмен күрсәтүчеләр һәм авыл халкы белән аралашып кайттык.

Мобиль поликлиника – тулы бер медицина кластеры

 

Әйтергә кирәк, үзәктән читтә урнашкан һәм кечкенә авылларда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтүне күздә тоткан әлеге программа «Озын һәм актив гомер» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 

Мобиль поликлиника – тулы бер медицина кластеры

Анда бөтен кирәкле нәрсә: регистратура, функциональ диагностика кабинеты, табиблар кабинетлары бар. Модуль   ел әйләнәсе, теләсә нинди һава шартларында эшләрлек итеп проектланган.

Медицина тикшерүен Чаллыдан килгән гомумпрактика табиблары, травматолог, невролог, уролог, хирург, гинеколог, эндокринолог алып бара. Шулай ук лаборатория тикшеренүләре өчен анализлар алына, УЗИ һәм кардиограмма үткәрелә. Авыл халкы флюорография үткәрә торган махсус машина янында күпләп җыелып тора иде.

— Мин ел саен күкрәк читлеген (грудная клетка) тикшертергә гадәтләнгәнмен. Быел да флюорография тикшерүен калдырмыйча үтәргә булдым. Тикшерү урынының кырыйда гына, өй янында булуы — зур уңайлык. Шәһәргә хастаханәләргә барып йөрисе юк, барысы да бик өметле, яхшы һәм заманча ясалган.

Флюорография белән беррәттән, тулы диспансеризация дә үттем. Медицина кызларының мөнәсәбәте аерым соклану уятты. Алар һәр пациентка зур хөрмәт белән карыйлар, сорауларга җентекләп, әйбәтләп һәм йомшак сүзләр белән җавап бирәләр. Мондый җылы кабул итүдән соң хастаханәгә килү куркуы да юкка чыга, — дип сөйләде безгә Рафаэль Гыймазетдинов.

«Тәгәрмәчле поликлиника» 12 көн дәвамында «Татарстан» совхоз поселогында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтте

 

Халык үз сәламәтлегенә бик җаваплы карый

Соңыннан профилактика тикшерүләре ничек узуы хакында Тукай районы үзәк хастаханәсенең мобиль комплексы рентгенлаборанты Сәмирә Әмитова белән аралашып алдык.

— Төп максатыбыз — һәрбер кеше өчен флюорография үтүне уңайлы һәм нәтиҗәле итү. Районыбыз халкы үз сәламәтлегенә бик җаваплы карый — бик актив киләләр. Мобиль клиниканың төп өстенлеге дә шунда: кешеләргә еракка барып йөрисе юк, ә нәтиҗәсен алар шунда ук, урында ук алалар.

Табиб рентген сурәтләрне шунда ук тикшерә: әгәр ниндидер патологияләр ачыкланса, без пациентны алга таба тирәнтен тикшеренү өчен Тукай районы хастаханәсенә җибәрәбез. Әгәр барысы да әйбәт икән — кулларына махсус кәгазь (белешмә) бирәбез, аны алар киләсе тикшерүгә кадәр бер ел буе саклыйлар. Флюорографияне мәктәп укучылары да бик актив үтә. Балалар тынычлап килеп тикшеренсен өчен мәктәп җитәкчелеге уку расписаниесендә махсус буш вакытлар бүлеп бирә.

Медицина хезмәткәрләре буларак безне иң сөендергәне: күзәтүләребез буенча, халыкта патологияләр бөтенләй диярлек юк! Үпкәләре барысының да чиста, өстәмә тикшерүгә беркемне дә җибәрергә туры килмәде. Укучыларның да сәламәтлеге камил. Бу уңай тенденция киләчәктә дә саклансын диясе килә.

Шәһәрдән килгән табиблар поселокның амбулаториясендә дә кабул итте. Мобиль клиниканың кабул итү барышы һәм халыкның кәефе турында безгә җирле акушерка Ольга Михайлова сөйләде.

— Мобиль клиниканың авылыбызга килүе — җирле халык өчен зур уңайлык. Беркая да барып йөрисе юк дигәндәй. Кабул итүләр исә бик җитди дәрәҗәдә оештырылды. Консультацияләр нәтиҗәсендә хәтта берничә тапкыр ашыгыч ярдәм машинасын чакыртырга туры килде: ике-өч пациентны шунда ук стационарга салдылар. Мондый тикшерүләр кеше гомерен саклап калырга ярдәм итә дигән сүз бит!

 

акушерка Ольга Михайлова: мобиль клиниканың авылыбызга килүе — җирле халык өчен зур уңайлык

Барлык табибларны бер җирдә йөреп чыга аласың

Без исә табибка чират көткән арада авыл халкы белән дә аралашып алырга җитештек.

«Мин гинекологка чират көтәм. Әле менә эндокринологта булып чыктым. Тукай хастаханәсенең регистратурасы аша гына табибка язылып булмый хәзер, онлайн барысы да. Безгә — олы кешеләргә, бу тагын уңайсызлыклар тудыра. Ә монда барлык табибларны бер җирдә йөреп чыга аласың. Авыл кешеләре өчен тар табиб-белгечләргә барып күренү дә зур проблема булып тора, мин поликлиникага килеп, берьюлы барлык тикшеренүләрне үтә алу мөмкинлеге булган шәһәр халкына бераз көнләшеп тә карый идем. Хәзер исә авыл халкы өчен дә мондый мөмкинлек тудырылуына бик шатмын», — ди Рузалия Ибраһимова.

Сүз уңаенда, ел башыннан бирле әлеге күчмә комплекс ярдәмендә 7 000 пациент каралган, 19 380 консультация уздырылган һәм 11 727 лаборатор тикшеренү үткәрелгән.

Эндокринологка нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр?

Эндокринолог кабинеты буенда да кеше чиратка тезелгән иде. Үзебез дә табиб белән сөйләшкәч, чиратның ни өчен озак барганын ачыкладык.

— Мин һәрбер кеше белән озаклап аралашам. Бергәләшеп кайсы җирләре авырта, нинди зарлары бар — барысын да ачыклыйбыз. Шуңа, бәлки, кабул итү озаграк та буладыр (елмая), — дип сөйли Чаллының 9нчы поликлиника эндокринологы Венера Гарипова.

— Миңа башлыча шикәр диабетлы кешеләр мөрәҗәгать итә. Шулай ук артык авырлыктан һәм симерүдән интегүчеләр күп. Без алар белән бергә махсус дарулар ярдәмендә дәвалану курслары билгелибез. Поликлиникаларда чират зур булу сәбәпле табибка эләгә алмаган, калкансыман бизендә төеннәре булган яки L-тироксин дозасын коррекцияләргә кирәкле пациентларны да кабул итәм. Преддиабет, ягъни шикәр күрсәткече чиктә булган очракларда да диагноз куеп, кандагы шикәрне төшерүче терапия һәм махсус диеталар турында җентекләп аңлатам.

Венера Гарипова: мобиль клиникага алдан әзерләнеп, анализлар тапшырып килсәгез иде.

 

Пациентларга бер мөһим үтенечем бар: мобиль клиникага алдан әзерләнеп, анализлар тапшырып килсәгез иде. Чөнки график бер ай яисә ике атна алдан билгеле була. Урында УЗИ ясап яисә гормоннарны тикшереп булмый, мин әзер нәтиҗәләр буенча киңәшләр бирәм. Анализлар белән килүчеләр белән эшләү күпкә җиңелрәк. Узып киткән атнада биредә лаборатория эшләде, һәм бүген миңа 5–6 кеше кабаттан әзер анализлар белән килде. Шунысы куанычлы: калкансыман биз буенча барысының да нәтиҗәләре һәм УЗИлары камил булды, бу сорауны яптык.

Хәзер төп игътибарны артык авырлыкка юнәлтәбез, чөнки кан басымы, буыннар сызлау, бавыр гепатозы — барысы да шуңа бәйле. Бүген миңа бер пациент килде: таякка таянып, бик каты калтырап һәм тыны кысылып кереп утырды. Сәбәбе — өченче дәрәҗәдәге симерү. Мин аны дәваланырга күндердем. Бүгенге көндә симерүне дәвалау өчен атнага бер тапкыр гына кадала торган заманча, аппетитны контрольдә тотучы бик яхшы инъекцион препаратлар бар. Без пациентларны калория санарга мәҗбүр итеп стресска кертмибез, ә яшәү рәвешен акрынлап үзгәртергә булышабыз.

Шәһәрдән килгән табиблар поселокның амбулаториясендә дә кабул итте

 

«Тәгәрмәчле поликлиника» авыл халкына ярдәм итә

Халык исә поликлиниканың үзләренең авылларына килүенә сөенеп бетә алмый. Бик рәхмәтләр әйтәләр, тәкъдимнәр кенәгәсенә  җылы сүзләр язып калдыралар. Авыл кешесе шундый бит инде – чирләп китүгә табибка барырга ашыкмый, терлек-туарны кемгә калдырыйм, бакчаны карарга кирәк, ди. Ә чир катлаулана, аза бара. Кемнеңдер шәһәргә чыгып китәргә мөмкинлеге дә булмыйдыр. Ә медицина хезмәткәрләре үзләре авылга килгәч, кеше кинәнеп табибка күренергә бара, дәвалау чараларын, киңәшен ала.

«Тәгәрмәчле поликлиника» 12 көн дәвамында «Татарстан» совхоз поселогында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтте. Киләсе атнада исә мобиль медицина комплексы Күзкәй авылында яшәүчеләрнең сәламәтлеген тикшерәчәк. Соңыннан исә Теләнче-Тамак һәм Бәтке авылларындагы пациентларны кабул итәчәк. 


Нет комментариев