Россия мәктәпләрендә 5–7 нче сыйныф укучылары өчен «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» фәне кертеләчәк. Яңа курсны укыту өчен дәреслекләр әзерләнгән, педагогларның квалификациясен күтәрү программалары да гамәлгә ашырыла. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Яңа фәнне 5 нче сыйныф укучылары 2026/2027 уку елының икенче яртысыннан өйрәнә башлаячак. Ә 6 һәм 7 нче сыйныфлар өчен дәреслекләр мәктәпләргә 2027 елның 1 сентябренә кадәр кайтарылачак.
Курс программасы Россия Президенты Владимир Путинның 2022 елның 9 ноябрендәге 809 нчы Указы белән расланган 17 традицион кыйммәткә нигезләнә. Алар укучыларга төрле шәхесләрнең тормышы һәм гамәлләре аша аңлатылачак. Дәресләрдә батырлык, җаваплылык һәм Ватанга хезмәт итү кебек сыйфатларга аерым игътибар биреләчәк.
Россия Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, 5–7 нче сыйныфлар өчен бердәм дәреслекләр федераль исемлеккә кертелгән. Аларның үзенчәлеге — Россия геройларына багышланган видеосюжетлар булу.
Яңа курсны сыйфатлы укыту өчен педагогларның квалификациясен күтәрү дә каралган. Укытучыларны дәреслекләр һәм башка уку материаллары белән эшләргә әзерләячәкләр.
Нет комментариев