җәмгыять

Чаллы кешесе 1984 елгы Toyota машинасында дөнья буйлап сәяхәткә чыккан

Чаллыда яшәүче 39 яшьлек Максим иске Toyota Starlet машинасында дөнья гизәргә чыккан. 1984 елгы автомобилен ул «Красный Дьявол» дип атаган. Ике айга да тулмаган вакыт эчендә сәяхәтче 10 мең чакрымнан артык юл үткән, Казахстан, Үзбәкстан һәм Таҗикстан аша Кыргызстанга барып җиткән. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Максим мондый сәяхәт турында 20 елга якын хыялланган. Ниһаять, ул эшеннән китәргә, машинасын озын юлга әзерләргә һәм хыялын тормышка ашырырга карар кылган. Юлга чыгар алдыннан ир-ат ике ай чамасы автомобильне төзекләндергән: электр системасын, двигательне ремонтлаган, махсус шиналар һәм өстәмә җиһазлар урнаштырган. 

Хәзер Максим Кыргызстанның Каракол шәһәрендә, Иссык-Күл күле янында. Алда аны Кытай һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре көтә. Аннары ул Һиндстан, Якын Көнчыгыш, Африка, Төньяк һәм Көньяк Америка аша туган якларына кайтырга ниятли. Бу сәяхәт өч елдан биш елга кадәр дәвам итәргә мөмкин.

Максим алдан төзелгән катгый маршрут буенча бармый. Юл шартларына, виза кагыйдәләренә һәм чыгымнарга карап, юнәлешен үзгәртә. Төп чыгымнары ягулыкка, ризыкка һәм куну урынына китә. Кайчак кунакханәләрдә туктала, ә кайчак палаткада төн үткәрә. Сәяхәтче зур шәһәрләргә караганда кечкенә торак пунктлар аша узуны өстен күрә. Аның фикеренчә, шулай итеп илләрнең үзенчәлекләрен һәм җирле халыкның ничек яшәвен яхшырак аңларга мөмкин. Максимны аеруча Таҗикстанның табигате һәм кешеләре сокландырган. 

Ир-ат сәяхәтен «Мин һәрвакыт элемтәдә» («Если что — я на связи») дип атаган һәм шундый исемдәге блог алып бара. Якыннары аның карарын хуплаган. Башта әтисе каршы булган, әмма хәзер улы белән горурлана. Максим туганнары белән видеобәйләнеш аша даими аралашып тора. Аның өчен бу сәяхәт — яңа илләр күрү генә түгел, ә үз-үзен яхшырак аңлау мөмкинлеге дә. Ул озак еллар буе күңелендә йөрткән хыялын тормышка ашырырга тәвәккәллек табуына сөенә.


Нет комментариев