Татарстанда кыргый хайваннар катнашындагы аварияләрнең күбесе М-7 һәм М-12 юлларында булган
Юл хәрәкәте иминлеге

Татарстанда кыргый хайваннар катнашындагы аварияләрнең күбесе М-7 һәм М-12 юлларында булган

Татарстан юлларында ел башыннан бирле кыргый хайваннар катнашында 191 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә 106 поши, 70 кыр кәҗәсе, 12 кабан дуңгызы һәм алты болан һәлак булган. Бу хакта республиканың Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Мондый аварияләр аеруча Түбән Кама, Минзәлә һәм Лаеш районнарында ешрак булган. Түбән Камада — 17, Минзәләдә — 14, Лаеш районында 10 очрак теркәлгән.

Комитет мәгълүматларына караганда, һәлакәтләрнең күпчелеге М-7 һәм М-12 федераль автомобиль юлларында булган.

Ведомство кыргый хайваннарны бәрдергән өчен каралган штрафларны да искә төшерә. Пошины бәрдергән өчен — 80 мең сум, кыр кәҗәсе өчен — 40 мең сум, кабан дуңгызы өчен — 30 мең сум түләргә туры килә. Затлы болан өчен штраф 70 мең сум, таплы болан өчен 60 мең сум тәшкил итә.

Шуңа күрә автомобиль йөртүчеләргә урманнар аша узучы юлларда һәм кыргый хайваннар чыгу ихтималы булган участокларда аеруча игътибарлы булырга кирәк.


Нет комментариев