Күзкәй мәктәбендә Әтиләр көнен спорт белән каршыладылар
җәмгыять

Күзкәй мәктәбендә Әтиләр көнен спорт белән каршыладылар

Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә әтиләр хөрмәтенә зур спорт бәйрәме узды.

Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә әтиләр хөрмәтенә спорт бәйрәме узды.

 

Бу үзенчәлекле көндә әтиләр балалары белән бергә спорт мәйданчыгына җыелдылар: алар төрле эстафеталарда көч сынаштылар, футбол уйнадылар һәм чын бәйрәм мохите тудырдылар.

Җанатарларның кайнар күзләре, командаларга теләктәшлек белдерүләре һәм чын күңелдән куанулары мәйданчыкта искиткеч бердәмлек мохите тудырды.

Фото: Күзкәй урта мәктәбенең МАХ каналыннан


Нет комментариев