«Чикләр сагында» күчмә музее Шилнәбашка килде
җәмгыять

«Чикләр сагында» күчмә музее Шилнәбашка килде

Тукай районының Шилнәбаш авылында узган очрашуда балалар һәм өлкәннәр сугыш еллары тарихы белән танышты, корал макетларын кулларына тотып карады һәм солдат боткасыннан авыз итте.

«Чикләр сагында» күчмә музее Шилнәбашта.

 

Тарихны китаплардан гына түгел, ә чын экспонатлар аша да өйрәнеп була. Күптән түгел Тукай районының Шилнәбаш авылында эшләгән «Чикләр сагында» күчмә музее моның ачык мисалы булды. Әфганстандагы хәрби бәрелешләргә һәм Бөек Ватан сугышына багышланган күргәзмә авыл халкына шул еллардагы вакыйгалар белән якыннан танышу мөмкинлеге бирде.

Күчмә музейны авылга хәрби хәрәкәтләр ветераны, Шилнәбаш авыл җирлеге депутаты Юрий Клюшников чакырган. Ул — срочный хәрби хезмәттәге чик сакчысының әтисе дә.

Күчмә музейны авылга хәрби хәрәкәтләр ветераны, Шилнәбаш авыл җирлеге депутаты Юрий Клюшников чакырган.

 

Күргәзмәне оештыруда авыл җирлеге башлыгы Ольга Чекушкова һәм авыл китапханәсе мөдире, җирлек депутаты Гөлнара Садыйкова да ярдәм иткән. Татарстан Республикасының «Чик сакчылары бердәмлеге» иҗтимагый оешмасы әзерләгән экспозиция авыл халкы өчен тарих дәресенә әверелде.

Үткәннәр белән күзгә-күз очрашу

Күргәзмәдә сугыш елларын чагылдырган чын документлар, фотосурәтләр һәм тарихи экспонатлар тәкъдим ителгән. Аларны караганда, балалар да, өлкәннәр дә хәрби хезмәтнең авырлыгы, солдатларның батырлыгы һәм Ватан алдындагы бурычлары турында күбрәк белә алды. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап тапты, һәркем экспозиция белән танышу мөмкинлеге тудырган өчен оештыручыларга рәхмәт хисләрен җиткерде.

Очрашуның аеруча истә калырлык мизгелләренең берсе — төрле чорларга караган корал макетларын кулга алып карау мөмкинлеге. Шуларга өстәп, килгән һәр кеше кыр кухнясында әзерләнгән солдат боткасы белән сыйланды. Чаллыдан килгән «Барс» ДШМГ егетләре үзләре белән кыр кухнясы алып килгән иде. Аларның тырышлыгы белән чарада үзенчәлекле, җылы мохит тудырылды.

Күргәзмәдә сугыш елларын чагылдырган чын документлар, фотосурәтләр һәм тарихи экспонатлар тәкъдим ителгән.

 

Буыннарны бәйләүче хәтер

Мондый очрашуларның әһәмияте тарихи экспонатларны күрсәтү белән генә чикләнми. Алар яшь буынга ил тарихын яхшырак аңларга, Ватанны саклаучыларның батырлыгын бәяләргә һәм буыннар арасындагы бәйләнешне тоярга ярдәм итә. Үткәннәрне истә тоту, сугыш елларында күрсәтелгән каһарманлыкны хөрмәтләү — бүгенге көндә дә мөһим бурычларның берсе.

Килгән һәр кеше кыр кухнясында әзерләнгән солдат боткасы белән сыйланды.

 

«Чикләр сагында» проекты Татарстан Республикасы Рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерүгә бирелә торган гранты ярдәмендә тормышка ашырыла. Күчмә музей республика районнары буйлап сәяхәтен дәвам итеп, тарихи хәтерне саклауга һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә өлеш кертә.


Нет комментариев