«Төшергәндә өч төн йокламадым»: Илзирә Ибраһимованың клибы дистәләгән язмышны берләштерде
җәмгыять

«Төшергәндә өч төн йокламадым»: Илзирә Ибраһимованың клибы дистәләгән язмышны берләштерде

Чаллыда популяр җырчы Илзирә Ибраһимованың «Әни сүзләре» җырына төшерелгән клибының ябык премьерасы узды. Гаилә җылысы, ихлас хисләр һәм күңелгә үтеп керә торган хатирәләр белән сугарылган бу кичтә өч дистәгә якын кеше бер идея тирәсендә тупланып, үзләрен зур, тату гаиләнең бер өлеше итеп хис итте.

Илзирә Ибраһимованың «Әни сүзләре» җырына төшерелгән клибының ябык премьерасы узды.

 

Бүгенге тиз агымлы тормышта, аралашуның күбесе телефон экраннары аша барган заманда, мондый җылы очрашуларның әһәмияте аеруча зур. Алар кешене бер мизгелгә булса да көндәлек мәшәкатьләрдән арындырып, якыннарына күзгә-күз карап сөйләшергә, күңелендә йөрткәннәрен уртаклашырга, тамырларын искә алырга мөмкинлек бирә. Премьерага клип геройларының барысы да килә алмаса да, күп кенә катнашучылар бу кичне туганнары, якыннары һәм сәхнәдәге хезмәттәшләре белән бергә үткәрде.

«Әни сүзләре» җырының тарихы

«Әни сүзләре»нең тарихы җырның көе һәм сүзләре барлыкка килгән вакыттан ук башлана. Композитор Динә Закирова Илзирәгә көйне җибәргән, ә сүзләрен Кукмарадан шагыйрә кыз язган. Ул премьера кунакларына видео аша мөрәҗәгать итте. Шагыйрә сөйләвенчә, әлеге шигъри юллар туган ягыннан читтә, тормышының авыр чорын кичергәндә туган. Нәкъ менә шул вакытта ул әни сүзләренең никадәр кадерле һәм көчле булуын, аларның күңелгә җылылык һәм юаныч бирүен тагын да тирәнрәк аңлаган. Илзирә Ибраһимовага бу хисләрне җыр аша күпләрнең күңеленә җиткергәне, шигыренә яңа сулыш өргәне өчен рәхмәтен белдерде.

Өч минутка сыйган утызга якын язмыш

Җырны ишетүгә үк Илзирә аны клип аша да тамашачыга җиткерү теләге белән яна башлый. Ул әни кешенең гомер юлын экранда чагылдырырга уйлый: сабыен көтеп алган бәхетле көннәрдән башлап, балалары үсеп җитеп, үз тормышлары белән яши башлагач, аларны сагынып, тәрәзәдән күзәткән мизгелләргә кадәр.

Өч минут та кырык секунд эчендә 30га якын кешенең язмышын, хисләрен һәм тормыш тарихын чагылдыру җиңел булмый. Кичәдә артист бу эшнең үзеннән күп көч һәм рухи әзерлек таләп итүен яшермәде.

– Бу клипны төшерер алдыннан өч төн йокламадым, – дип уртаклашты Илзирә. – Шундый күп кешене бергә җыю, һәрберсе белән сөйләшү, җырның мәгънәсен аңлату, нәтиҗәнең нинди булачагын әле ахыргача белмәү – бик дулкынландыргыч юл булды. Аллаһка шөкер, шул өч минут та кырык секундка безнең зур, тату гаиләбез сыйды.

Җырчы оештыручысы Гөлшатка аерым рәхмәт белдерде. Ул тәүлек әйләнәсендә элемтәдә булып, клипның сценарийын язган. Гөлшат Илзирәнең иҗатка бирелгәнлеген, идея белән янып, аны ахырына кадәр җиткерә белүен билгеләп үтте.

– Иҗат – аның Аллаһы тарафыннан бирелгән көчле ягы. Ул шалтыратырга яки көй җибәрергә һәм шунда ук: «Ничек? Эшлибезме?» – дип сорарга мөмкин. Әгәр җырга ышанса, нәрсә өчен эшләгәнен төгәл белеп, аны ахырына кадәр җиткерәчәк. Без аның белән инде күп клиплар төшердек, һәркайсы үзенчә кадерле. Әмма бу – беренче секундлардан ук елата торганы, – диде ул.

Һәркем кадрларда үз әнисен, балачагын, вакытында әйтелми калган мәхәббәт сүзләрен күрде.

 

Клипны төшерүдә Чаллы видеографлары командасы да зур өлеш кертте. Алар катлаулы иҗади проектлардан курыкмауларын, кыска вакыт эчендә дә зур эш башкарырга әзер булуларын ассызыклады. Җырчының идеясе аларны да илһамландырган: һәр күренешне геройлар белән бергә кичергәннәр. Төшерү өчен мәйданчыкларны бушлай тәкъдим иткән кешеләргә һәм оешмаларга да рәхмәт сүзләре яңгырады. Аларның ярдәменнән башка кыска вакыт эчендә шундый күпкырлы тарихны тудыру мөмкин булмас иде.

Клипны берләштергән ихлас хисләр

Клип күрсәтелгәндә залда тынлык урнашты. Экранда кеше гомеренең төрле мизгелләре – беренче адымнарыннан алып чал чәчләргә кадәрге чорлар – бер-бер артлы пәйда булды. Һәркем бу кадрларда үз әнисен, балачагын, вакытында әйтелми калган мәхәббәт сүзләрен күрде. Кунаклар хатирәләре белән уртаклаша башлагач, клипта очраклы кешеләр булмавы тагын бер кат расланды.

Иң тетрәндергеч мизгелләрнең берсе махсус хәрби операциядә катнашучы егетнең әнисе белән бәйле. Ул улы белән бергә клипта төшкән. Егетнең әйтүенчә, соңгы унбиш елда ул әнисенең елаганын беренче тапкыр күргән. Тормыш сынауларын кичерергә күнеккән, хисләрен эченә яшергән көчле хатын төшерү мәйданчыгында күз яшьләрен тыя алмаган.

Әти-әниләренә шалтыратырга һәм алар белән очрашырга вакыт табарга кирәк

 

Чаллы медицина колледжы директоры Ирина Ефимовна Нургатинаның чыгышын да залдагылар дулкынланып тыңлады. Ул клипта гаиләсе, хәтта кечкенә оныгы белән катнашкан. Илзирәгә гаиләнең кадерле мизгелләрен саклап калачак, киләчәк буыннарга да якты истәлек булып хезмәт итәчәк клип өчен ихлас рәхмәтен белдерде. Ирина Ефимовна, җитәкче вазифасы аңа хисләрен тышка чыгармаска өйрәткән булса да, бу кичтә кичерешләрен яшерә алмады.

Ул яшьләргә, мәшәкатьләре күп булса да, әти-әниләренә шалтыратырга һәм алар белән очрашырга вакыт табарга киңәш итте. Чөнки аның әнисе инде янәшәсендә юк. Бүген ул аны кочакларга, таныш тавышын ишетергә, башын иңнәренә куярга ничек теләр иде дә...

Илзирә Ирина Ефимовнаны кунакларга аерым бер җылылык белән таныштырды, аны үзенең илһамчысы һәм продюсеры дип атады.

Кичнең иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе Илзирәнең әнисе – районда шагыйрә һәм язучы буларак танылган Рәзинә Сәетгәрәеваның чыгышы булды. Аның әдәби сүзгә булган мәхәббәте һәм иҗади сәләте кызына да күчкән.

Әниләр турында сөйләшкәндә, залда һәр әнигә исән чакта да, вафатыннан соң да һәйкәл куярга кирәк, дигән фикерләр яңгырады. Әмма Рәзинә Сәетгәрәева әйткән сүзләр барысын да тын калдырды.

Илзирәнең әнисе – шагыйрә һәм язучы Рәзинә Сәетгәрәева

 

Әнисен 24 яшендә югалткан Рәзинә апа шуннан бирле аның истәлеген йөрәгендә саклавын, күңелендә әнисенә һәйкәл салуын сөйләде. Үзенә чәчәкләр бүләк итсәләр яки тормышында яңа уңышларга ирешсә, ул аларны әнисенә багышланган шул һәйкәлгә куя икән.

Иң кадерле сүзләрне вакытында әйтергә кирәк

Кызына карап, Рәзинә Сәетгәрәева иң мөһим теләген җиткерде: сәхнәдә нинди биеклекләргә ирешсә дә, Илзирә һәрвакыт гади, ачык һәм халкына якын булып калсын. Тамашачы ихлас булуны тоя, җырчыны нәкъ күңел чисталыгы өчен ярата.

Илзирәнең сәхнәдәге хезмәттәше Эдуард Валеев та клипны югары бәяләде. Аның фикеренчә, бүгенге эстрадада шундый тирән мәгънәле, эчтәлеге һәм хисләре белән җәлеп итә торган эшләр сирәк очрый. «Әни сүзләре» җыры һәркемнең күңеленә үзенчә якын булачак.

Кунаклар озак кына таралыша алмый торды: бер-берсен кочакладылар, гаилә тарихлары белән уртаклаштылар, күп төрле язмышларны бер якты идея тирәсендә берләштерә алган артистка рәхмәт белдерделәр.

Илзирә Ибраһимованың яңа клибын тамашачылар Әниләр көнендә күрә алачак. «Әни сүзләре» җырына төшерелгән видеоның рәсми премьерасы нәкъ менә әлеге бәйрәмгә билгеләнгән.

Клипны караган һәркемнең шул ук мизгелдә әнисенә шалтыратып, иң мөһим, иң җылы сүзләрне әйтәсе килер, дип ышанасы килә. Ә җавапка әниләребез исән чакта аның җылы сүзләрен ишетеп калсак иде.


Нет комментариев