Әбиләр мирасы: Биклән авылыннан Мостафиннар гаиләсе гөбәдия рецепты белән уртаклашты
Әниемнең тәмле сере

Әбиләр мирасы: Биклән авылыннан Мостафиннар гаиләсе гөбәдия рецепты белән уртаклашты

Биклән авылында яшәүче Мостафиннар «Әниемнең тәмле сере» кулинария бәйгесенә кушылды. Гаилә традицияләрен кадерләп саклаучы Гөлүсә апа Мостафина оныклары Рамазан һәм Ислам белән бергә укучыларга милли ризыгыбыз — гөбәдия пешерүнең үзенчәлекле серен ачты.

Бәйгедә катнашучы.

Мостафиннар гаиләсендә аш-су осталыгы буыннан-буынга тапшырыла. Гөлүсә апа милли камыр ризыклары пешерү нечкәлекләрен оныклары Рамазан белән Исламга да бик теләп өйрәтә, ә бергәләп әзерләү гаилә өчен җылы бәйрәмгә әверелә.

Якыннарын чын өй гөбәдиясе белән сөендерергә теләүчеләр өчен Мостафиннар гаиләсенең сыналган рецептын тәкъдим итәбез.

Бәйгедә катнашучыларыбыз

 

Кирәкле ингредиентлар:

Камыр өчен:

  • Он — 350–450 г
  • Эретелгән атланмай — 100 г
  • Йомырка — 2 данә
  • Камалак (сметана) — 3 аш кашыгы
  • Шикәр комы — 1 аш кашыгы
  • Тоз — 1/3 чәй кашыгы
  • Камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) — 0,5 чәй кашыгы

Эчлек өчен:

  • Корт — 400 г
  • Пешкән дөге — 300 г
  • Йөзем — 200 г
  • Пешкән йомырка — 4 данә
  • Эретелгән атланмай — 20 г
  • Шикәр комы — 1 аш кашыгы
  • Тоз — тәменчә (чеметем генә)

Өслек (валчык) өчен:

  • Он — 2 аш кашыгы
  • Шикәр комы — 1 чәй кашыгы
  • Атланмай — 1 чәй кашыгы

Тәмле килеп чыга.

 

Әзерләү тәртибе:

  1. Камыр басу. Эретелгән атланмайга йомырка, камалак, шикәр комы һәм тоз салып яхшылап болгатабыз. Аннан соң көпшәкләндергеч кушылган онны өстәп, йомшак кына камыр басабыз да бераз ял иттерәбез.
  2. Эчлек әзерләү. Дөгене бүрттереп пешерәбез, пешкән йомыркаларны угычтан уабыз, йөземне кайнар су белән юып киптерәбез.
  3. Гөбәдияне җыю. Камырның зуррак өлешен җәеп, майланган табага салабыз. Катламлап эчлекне тезәбез: иң аска бераз дөге, аннан корт, калган дөге, уылган йомырка һәм йөзем салабыз. Өстенә шикәр комы сибеп, эретелгән атланмай агызабыз.
  4. Пешерү. Камырның кечерәк өлешен җәеп, гөбәдиянең өстен каплыйбыз һәм кырыйларын матурлап бөгәбез. Өстенә он, шикәр комы һәм атланмайны уып ясалган валчык сибәбез. 180 градуска кадәр кызган мичтә 40–45 минут дәвамында кызарганчы пешерәбез.

Катнашучыларыбыз.

 

Редакция Мостафиннар гаиләсенә бәйгедә уңышлар, ә укучыларыбызга тәмле табыннар тели!


Нет комментариев