Бисквит, җиләк, банан, тәмле крем һәм шоколад — болар барысы да бер стаканда! «Әниемнең тәмле сере» бәйгесендә катнашучы Айгөл Рашатовна «Кайфл» дип аталган десерт рецепты белән уртаклаша. Бу тәмле һәм матур десерт бәйрәм табынына бик килешә, балаларга да, зурларга да ошаячак.

Исәнмесез! Минем исемем — Айгөл Рашатовна. Сезгә үзем яратып әзерли торган «Кайфл» десертының рецептын тәкъдим итәм. Ул стаканнарда әзерләнә. Бисквит, җиләк, банан, крем һәм шоколад бергә кушылып, бик тәмле десерт барлыкка китерә!
Кирәкле ингредиентлар (200–250 мл лы 5–6 стакан өчен):
1. Бисквит өчен:
- Йомырка — 2 данә
- Шикәр — 60 г
- Он — 50 г
- Какао — 15 г (шоколадлы бисквит өчен)
- Камыр көпшәкләндергеч — ярты чәй кашыгы
Ак бисквит әзерләргә теләсәгез, какао урынына шул ук күләмдә он салыгыз. Вакыт булмаса, әзер бисквит яки бисквит печеньесы да кулланырга мөмкин.
2. Крем өчен:
- Салкын эремчекле сыр — 300 г
- Салкын 33 процентлы сөт өсте — 150 мл
- Шикәр оны — 60–80 г (тәм буенча)
3. Җиләк-җимеш өчен:
- Яңа җиләк — 200 г
- Банан — 2 данә
- Лимон согы — 1 чәй кашыгы
4. Шоколадлы катлам өчен:
- Сөтле яки кара шоколад — 100 г
- 33 процентлы сөт өсте — 80 мл
- Атланмай — 15 г
Әзерләү тәртибе
1. Бисквит пешерү
- Йомырканы шикәр белән миксерда 5–7 минут күпергәнче туглагыз.
- Онны, какаоны һәм камыр көпшәкләндергечне бергә кушып иләгез. Аннары йомыркага салып, әкрен генә болгатыгыз.
- Камырны пергамент кәгазе җәелгән табага салыгыз. 180 градуслы мичтә 12–15 минут пешерегез.
- Бисквитны суытыгыз. Аннары вак кисәкләргә бүлегез яки шакмаклап турагыз.
2. Крем әзерләү
- Савытка салкын эремчекле сыр, сөт өсте һәм шикәр онын салыгыз.
- Миксер белән 2–3 минут куе һәм күпергәнче туглагыз.
- Әзер кремны кондитер капчыгына тутырыгыз.
3. Җиләк-җимешне әзерләү
- Җиләкләрне юыгыз, киптерегез һәм ваклап турагыз.
- Бананны түгәрәкләп яки шакмаклап турагыз. Каралмасын өчен өстенә бераз лимон согы сибегез.
4. Шоколадлы катлам әзерләү
- Шоколадны вак кисәкләргә бүлеп, савытка салыгыз.
- Сөт өстен кайнарланганчы җылытыгыз, ләкин кайнатмагыз. Аннары шоколад өстенә агызыгыз.
- Бер минуттан соң шоколад эреп беткәнче болгатыгыз.
- Атланмай өстәп, яхшылап болгатыгыз.
Десертны стаканнарга тутыру
Десерт матур күренсен өчен, аны үтә күренмәле стаканнарга салу яхшы.
- Башта стакан төбенә бисквит валчыгы салыгыз. Теләсәгез, бераз сөт яки җиләк сиробы сибәргә мөмкин.
- Өстенә крем салыгыз.
- Аннары банан һәм җиләк кисәкләрен тезегез.
- Бераз шоколадлы катнашма өстәгез.
- Кабат бисквит валчыгы салыгыз.
- Өстенә крем салыгыз.
- Иң өске катламга шоколадлы катнашма агызыгыз. Җиләк, бөтнек яфрагы яки бисквит валчыгы белән бизәгез.
Киңәш: әзер десертларны 2–4 сәгатькә суыткычка куегыз. Бу вакытта бисквит крем белән сеңешә, катламнарның тәме бер-берсенә кушыла. Шулай итеп, тәмле «Кайфл» десерты әзер була!
Нет комментариев