«Әниемнең куллары тылсымлы»: Матвей торт рецепты белән уртаклаша
Әниемнең тәмле сере

«Әниемнең куллары тылсымлы»: Матвей торт рецепты белән уртаклаша

Һәр бала өчен әнисе пешергән ризыклар иң тәмлесе. Чөнки алар мәхәббәт һәм күңел җылысы кушып әзерләнә. Новотроицк мәктәбенең 2 «Б» сыйныфы укучысы Матвей Мартынюк «Әниемнең тәмле сере» бәйгесендә катнашып, әнисе Юлия пешергән тортның рецептын тәкъдим итә.

«Иң тәмле тортны әнием Юлия пешерә. Моның бернинди сере дә юк, мондый тортны күп әниләр әзерли. Әмма минем әниемнеке иң тәмлесе! Минемчә, аның куллары тылсымлы», — дип яза Матвей.

Камыр өчен:

  • Кефир — 180 мл
  • Йомырка — 2 данә
  • Көнбагыш мае — 80 мл
  • Атланмай — 80 г
  • Шикәр — 150 г
  • Какао — 1 аш кашыгы
  • Он — 220 г
  • Тоз — чәй кашыгының чиреге
  • Камыр көпшәкләндергеч — 1 чәй кашыгы
  • Аш содасы — ярты чәй кашыгы
  • Кызыл төстәге ашамлык буявы — 1 чәй кашыгы

Крем өчен:

  • Эремчекле сыр — 300 г
  • Атланмай — 120 г
  • Шикәр оны — 70 г
  • Ванилин — 2 чәй кашыгы

Нет комментариев