Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында 25 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтенроссия гармунчылар көненә багышланган «Уйнагыз, гармуннар!» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Милли фольклорны һәм халык музыка традицияләрен саклауга багышланган бу очрашуда Теләнче-Тамак, Таулык һәм Яңа Бүләк авылларының оста гармунчылары чыгыш ясады.

Бәйрәм рухын яраткан халык уен коралы хөрмәтенә яңгыраган күңелгә үтеп керерлек шигъри юллар ачып җибәрде.
Балачактан гармунга гашыйк булган һәм яшьли анда уйнарга өйрәнгән музыкантлар тамашачыларга иң моңлы, иң матур татар көйләрен һәм җырларын бүләк итте.
«Гармун моңы яңгыраганда — халкыбыз да яши!» — дип ышана башкаручылар үзләре дә.

Мәдәният йорты җитәкчелеге һәм тамашачылар кичәдә катнашучыларга җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Һәр кешенең күңелендә милли моңнар иң якты хисләр уятсын, ә гармун тавышы беркайчан да тынмасын!
Дилбәр Гыймазетдинова, Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты директоры.
Нет комментариев