Әниемнең пәхләвәсе
Әниемнең тәмле сере

Әниемнең пәхләвәсе

Туган йортка кайткач, әни белән бергә аш-су әзерләү, якыннарың белән бер табын артына җыелу — үзе бер күңелле мизгел. Эльвира Марсиловна өчен дә авылга әти-әнисе янына кайткан ял көннәре шундый җылы хатирәләр белән истә калган. Әнисе Роза Муллануровна белән алар гаилә табынына төрле ризыклар әзерләгәннәр. Ә чәй янына исә пәхләвә куелган. Бу юлы татлы ризык әзерләү серләренә оныгы Әдилә дә кушылган. Ә бүген әлеге пәхләвә рецепты «Әниемнең тәмле сере» бәйгесендә катнаша.

Роза Муллануровна әзерләгән пәхләвә

 

Үткән ялларда авылга, туган йортка әти-әни яныңа кунакка кайттык. Бабай оныклар белән уйнаган мәлдә, без әни белән өстәлгә тәмле ризыклар пешердек. Бәлеш, токмачлы аш һәм чәй янына пәхләвә әзерләдек. Сезгә дә шуның рецептын язып үтәсе килә.

  • 1 кап фило камыры (интернет магазиннан алырга була)
  • 500 гр әстерхан чикләвеге
  • 500 гр чамасы ак май
  • 1 стакан су
  • 2 стакан шикэр

Табаны ак май белән майлыйбыз.

Башта әстерхан чикләвеген ваклыйбыз. Блендерда вакласаң, ул тагын да вак була. Аннары чикләвеккә өч аш кашыгы шикәр комы кушып, яхшылап болгатабыз.

Камыр катламнарын бер-берсеннән аерабыз. Һәр катламны эретелгән ак май белән майлап, өстенә вакланган чикләвек сибәбез. Камырны төрү өчен таяк кирәк була. Аны камырның бер читенә куеп, камырны таякка төрәбез. Аннары таяк буйлап камырны уртага таба җыябыз да, таякны сак кына тартып алабыз. Әзер камырны майланган табага тезәбез. Калган камыр катламнары белән дә шулай эшлибез.

Пәхләвәне 180 градуска кадәр кыздырылган духовкада 30–40 минут пешерәбез. Ул пешкән арада сироп әзерлибез: бер стакан суга ике стакан шикәр комы салып, кайнатабыз. Кайнап чыккач, сүрән утта тагын 10 минут тотабыз.

Духовкадан алынган кайнар пәхләвә өстенә әзер сиропны сибәбез.

Бу юлы олы кызым да безнең белән бергә кухняда йөрде, чөнки әбидән алган рецептар иң тәмлесе.

Фото: авторның шәхси архивыннан


Нет комментариев