Гаилә табынын бизәгән «Әбекәй торты»
Әниемнең тәмле сере

Гаилә табынын бизәгән «Әбекәй торты»

Кече Шилнә урта мәктәбенең 4 «А» сыйныфы укучысы Рубин Тимушев редакциябезнең «Әниемнең тәмле сере» бәйгесендә катнаша. Ул гаиләсе белән бергә яраткан әнисе һәм әбисе Наилә Зәкәрия кызына багышлап җылы котлау әзерләгән. Бәйгегә шулай ук гаиләләрендә буыннан-буынга кадерләп сакланган тәмле рецептны — «Әбекәй торты»н тәкъдим итәләр.

Бу тортның үзенә генә хас тарихы бар. Барысы да әбинең гади генә рецепт буенча тәмле торт пешерүеннән башланган. Вакыт узу белән ул рецептны камилләштергән, үзенең кечкенә серләрен өстәгән. Оныклары исә бу тәмле ризыкны яратып үзенчә атаган: «Әбекәй, безгә «Әбекәй торты кирәк!»» Шуннан бирле торт «Әбекәй торты» дип йөртелә башлаган. Бүген ул гаилә табынының яраткан сый-нигъмәтенә генә түгел, әби назының, мәхәббәтенең һәм өй җылысының бер символына да әверелгән.

Камыр өчен (диаметры 16–18 см булган 8–12 юка корж әзерләү өчен):

  • куертылган сөт — 380–400 г (1 банка);
  • йомырка — 2 данә;
  • он — 140–170 г;
  • камыр көпшәкләндергеч — 1 чәй кашыгы (5–7 г);
  • тоз — бер чеметем;
  • атланмай — 50–70 г (эретелгән һәм җылы хәлгә кадәр суытылган).

Крем өчен:

  • 33–35 процентлы сөт өсте — 400 мл;
  • эремчекле сыр (яки маскарпоне) — 250 г;
  • шикәр оны — 2–3 аш кашыгы (тәменчә);
  • ваниль экстракты — тәменчә.

Бизәү өчен (теләк буенча): яңа җиләк-җимешләр, шоколад валчыгы, чикләвекләр.

Камыр әзерләү

  1. Савытка йомырка һәм куертылган сөтне салып, бертөрле масса барлыкка килгәнче болгатыгыз.
  2. Эретелгән һәм бераз суынган атланмайны өстәгез.
  3. Аерым савытта онны, камыр көпшәкләндергечне һәм бер чеметем тозны кушып болгатыгыз. Онны иләү мәҗбүри түгел, төерләрен бетерү өчен яхшылап болгату да җитә.
  4. Коры катнашманы йомыркалы һәм куертылган сөтле массага аз-азлап өстәгез. Камырны бертөрле булганчы сак кына болгатыгыз. Ул куе каймакны хәтерләтергә, кашыктан акрын гына төшәргә тиеш. Камыр артык куе булса, 1–2 аш кашыгы сөт, сыек булса, бераз он өстәргә мөмкин.
  5. Әзер камырны бүлмә температурасында 15–20 минут ял иттерегез. Бу коржларның тигез һәм матур булып пешүенә ярдәм итәчәк.

Рубинның әбиесе Наилә Зәкәрия кызы

 

Коржлар пешерү

Мичне 180 градуска кадәр җылытыгыз. Табага пергамент кәгазе яки силикон келәм җәегез. Пергамент куллансагыз, аның өстенә кирәкле диаметрдагы түгәрәкләр сызыгыз.

Һәр түгәрәккә 2–3 аш кашыгы камыр салып, тигез итеп җәегез. Камыр кашыкка ябышмасын өчен, аны салкын су белән чылатырга мөмкин. Коржларны 5–7 минут чамасы, өсләре җиңелчә алтынсу төскә кергәнче пешерегез. Пешкән коржларны тулысынча суытыгыз.

Крем әзерләү

  • Салкын сөт өстен йомшак күбекләр барлыкка килгәнче туглагыз.
  • Аңа эремчекле сыр, шикәр оны һәм ваниль экстракты өстәгез. Крем куерып, тыгызрак массага әйләнгәнче туглагыз. Әмма артык озак болгатмагыз, югыйсә ул катламнарга аерылырга мөмкин.

Тортны җыю

Тортны кондитер боҗрасы эчендә җыю уңайлы.

Коржларны бер-бер артлы тезеп, һәркайсына крем сөртегез. Кырларына да кремны мулрак сылагыз — шулай алар яхшылап сеңәчәк. Тортны җыеп бетергәч, өстенә һәм ян-якларына калган кремны сөртегез.

Әзер тортны ким дигәндә 6 сәгатькә, иң яхшысы — төнгә суыткычка куегыз. Шул вакыт эчендә коржлар кремны сеңдереп, торт йомшак һәм тәмле булачак. Табынга чыгарыр алдыннан аны яңа җиләк-җимешләр, шоколад валчыгы яки чикләвекләр белән бизәргә мөмкин.

Кадерле Әбиебез!

Әниләр көне уңаеннан сиңа чиксез рәхмәтебезне һәм иң җылы теләкләребезне җиткерәбез. Безгә бүләк иткән мәхәббәтең, кайгыртуың һәм күңел җылың өчен зур рәхмәт! Син — гаиләбезнең терәге, йөрәгебезгә көч һәм җылылык бирүче иң кадерле кешебез. Назлы карашың, сабырлыгың, һәрберебезгә булган игътибарың һәм тормышыбызны матур мизгелләр белән бизәгәнең өчен рәхмәт сиңа! Һәрвакыт сау-сәламәт, бәхетле бул! Йортыбыздан шатлык, күңелеңнән тынычлык китмәсен. Гаиләбезнең яме булып, озак еллар безне сөендереп яшә!

Фото: авторның шәхси архивыннан


Нет комментариев