Гөлназ: «Иң тәмле бәлешне минем әнием пешерә!»
Әниемнең тәмле сере

Гөлназ: «Иң тәмле бәлешне минем әнием пешерә!»

Гөлназ өчен иң тәмле бәлешне әнисе пешерә. Ул әнисеннән килгән гаилә рецепты белән «Әниемнең тәмле сере» бәйгесендә катнашырга һәм аны газета укучылары белән дә уртаклашырга булган.

Иң тәмле бәлеш

 

Минем әнием Фәүзия Хәмит кызы бәлешне бик тәмле пешерә. Моны барлык туганнарыбыз, дусларыбыз һәм танышларыбыз да белә. Шуңа күрә алар әнинең бәлешен ашарга була һәрвакыт бик теләп кунакка киләләр. Әнием барлык ризыкларын да яратып, күңел җылысын салып әзерли, шуңа да алар искиткеч тәмле килеп чыга.

Әниемнең бәлеш рецепты

Камыр өчен:

  • Бодай оны – 400–500 г
  • Кефир (яки каймак, майонез) – 200 мл
  • Йомырка – 1 данә
  • Үсемлек мае (яки эретелгән май) – 3 аш кашыгы
  • Тоз – 1 чәй кашыгы (өймичә)
  • Шикәр – 1 чәй кашыгы
  • Аш содасы – 0,5 чәй кашыгы (сүндерергә кирәкми, кефир үзе сүндерә)

Гөлназ әнисе Фәүзия Хәмит кызы белән

 

Әзерләү тәртибе:

  1. Тирән савытта йомырканы тоз һәм шикәр белән туглагыз. Бүлмә температурасындагы кефирны, үсемлек маен һәм соданы өстәп, яхшылап болгатыгыз.
  2. Иләнгән онны аз-азлап салыгыз. Башта кашык белән болгатыгыз, аннары өстәлгә алып, кул белән басыгыз.
  3. Камыр йомшак, бераз кулга ябышучан булырга тиеш, ләкин артык каты булмасын. Онны күп салмагыз, югыйсә бәлеш каты булачак. Камырны 5–7 минут басу җитә.
  4. Камырны сөлге яки азык-төлек пленкасы белән каплап, бүлмә температурасында 20–30 минут ял иттерегез. Бу вакытта камыр җиңеләя, аны җәю дә уңайлырак була.

Бәлеш пешерү буенча киңәш:

Камырны артык юка җәймәгез. Аның калынлыгы якынча 5–7 мм булсын. Шулай иткәндә, ит, бәрәңге һәм суганнан торган мул эчлек авырлыгыннан камыр ертылмаячак. Бәлешнең өстен яхшылап бөреп, мичкә куяр алдыннан йомырка белән майларга кирәк.

Эчлек өчен:

  • Сыер ите (үзегез теләгән башка ит тә ярый) – 1 кг
  • Бәрәңге – 1 кг
  • Суган – 2 зур баш
  • Тоз һәм борыч – тәменчә

Итне, бәрәңгене һәм суганны вак итеп турап, барысын бергә кушыгыз. Тоз, борыч салып, яхшылап болгатыгыз.

Табаны үсемлек мае белән майлап, бәлешне шунда ясыйбыз. Духовкада якынча 2,5 сәгать тотабыз (вакыт духовканың нинди булуына бәйле).

Бөтен дөньядагы әниләргә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телим!

Фото: авторның шәхси архивыннан


Нет комментариев