Тәмле ризык рецептлары буыннан-буынга күчә. Иске Җирекле авылында яшәүче Гөлназ Зарипова һәм аның кызы Сәидә гаиләләренең иң яраткан ризыгы — «Әниемнең татлы коймагы» рецепты белән уртаклашты.
«Нәкъ шулай дип атыйлар балалар мин пешергән коймакны! Алар үзләре дә әлеге коймакны пешерергә бик яраталар», — дип яза Гөлназ Зарипова.

Аның сүзләренчә, әлеге коймакның рецепты бик җиңел. Моның өчен кефир, ике йомырка, шикәр, тоз, ванилин һәм он кирәк. Барлык ингредиентларны бергә болгаткач, камыр куе каймак кебек булырга тиеш. Аннары ярты стакан кайнап чыккан суны бер чәй кашыгы содага салалар да, тиз генә камырга кушып болгаталар. Камырны 5 минут ял иттергәннән соң, коймакны кызган табада пешерәләр.
«Кырыена тәмле җиләк кайнатмасы да куйсаң, тәме мең кат татлырак була! Минем әниемнең коймак рецепты бүген инде кызым кулыннан да төшми. Халкыбыз ризыклары, әниләр коймаклары шулай буыннан-буынга күчсен иде», — дип теләкләрен җиткерә бәйгедә катнашучы.
Нет комментариев