Биклән авылыннан Гөлнара Зыятдинова «Татар моңнары» конкурсында 1нче урынны яулады
Мәдәният дулкынында

Биклән авылыннан Гөлнара Зыятдинова «Татар моңнары» конкурсында 1нче урынны яулады

Чаллы шәһәрендә узган «Татар моңнары» җыр бәйгесендә Тукай районының Биклән авылы вәкиле Гөлнара Зыятдинова «Халык җыры» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Бүләкләү мизгелләре.

Бәйге 19 ноябрь көнне үтте һәм анда төрле яшьтәге дистәләгән үзешчән артист көч сынашты. Катнашучылар арасында Гөлнара Зыятдинова үзенең моңлы тавышы, югары башкару осталыгы белән аерылып торды. Ул жюри әгъзаларын да, тамашачыларны да әсир итеп, үз номинациясендә иң югары бәягә лаек булды, дип хәбәр итә безгә Биклән авылыннан Лилия Сәхбеева.

Бүләкләү тантанасында.


Нет комментариев