«Әниемнең тәмле сере» конкурсына: туган нигез җылысы сеңгән чокыр таба коймагы
Әниемнең тәмле сере

«Әниемнең тәмле сере» конкурсына: туган нигез җылысы сеңгән чокыр таба коймагы

Авыл мичендә яки чуен табада пешкән коймакның тәмен берни белән дә чагыштырып булмый.«Әниемнең тәмле сере» конкурсына Теләнче-Тамак авылыннан чираттагы хат килде. Ул менә нәкъ шундый җылы гаилә мизгелләре белән уртаклаша.

«Ялларда әни янына кайткач, бергәләп чокыр таба коймагы пешердек. Ул шулкадәр тәмле, күпереп торган була! Сез дә гаиләгезне сөендереп, пешереп карагыз әле», — дип яза безгә Теләнче-Тамак авылыннан Алсу Гобәева.

Укучыбызның әнисе — Рәфисә ханым Әхмәтова үзенең сыналган коймак рецепты белән дә бүлеште.

Чокыр таба коймагы

 

Кирәкле ингредиентлар:

  • «Люкс» чүпрәсе — 10 гр
  • Сөт — 250 мл • Су — 250 мл
  • Йомырка — 2 данә
  • Шикәр комы — 1 аш кашыгы
  • Тоз — 1 чәй кашыгы
  • Сыек май — 1 чәй кашыгы
  • Он — кирәгенчә

Рәфисә ханым Әхмәтова

 

Әзерләү ысулы: Җылытылган сөт белән суга чүпрә, йомырка, шикәр комы, тоз һәм сыек май салып болгатабыз. Аннары әкренләп он өстибез. Камыр куе каймак хәлендә булырга тиеш. Бераз кабарып менгәч, кызган табада ике ягын да алтынсу төскә кергәнче пешерәбез.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: авторның шәхси архивыннан


Нет комментариев