22 ноябрьдә Татарстанда яңгыр һәм томан көтелә
Яңалыклар

22 ноябрьдә Татарстанда яңгыр һәм томан көтелә

22 ноябрь, якшәмбе көнне, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез дә кайбер районнарда явым-төшемнәр күзәтеләчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшүе ихтимал. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итәчәк. Иртән һәм көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +1…+4 градус, көндез +3…+7 градус булачак.


Нет комментариев