Татар телевидениесе ветераны Индус Сирматов вафат
җәмгыять

Татар телевидениесе ветераны Индус Сирматов вафат

Татарстанның танылган тележурналисты, язучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Индус Сирматов 89нчы яшендә вафат булган. Ул озак еллар «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә хезмәт куйган. Бу хакта «Вести» мәгълүмат хезмәте хәбәр итә.

Индус Сирматов 1937 елның 11 мартында дөньяга килә. Алабуга педагогия институтында белем алганнан соң, 1963 елда хезмәт юлын «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә башлый. Биредә ул гади мөхәррирдән алып нәфис тапшыруларның баш мөхәрриренә кадәр күтәрелә.

Төрле елларда «Фикер» иҗат-җитештерү бүлеген җитәкли, мөхәррир һәм тапшырулар алып баручысы булып эшли. Гомеренең соңгы чорына кадәр телерадиокомпания белән элемтәсен өзми, коллектив тормышында актив катнаша.

Хезмәтләре дәүләт дәрәҗәсендә дә югары бәяләнә. 1986 елда Татарстан АССРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә, ә 1991 елда Хөсәен Ямашев исемендәге премиягә лаек була.

 


Нет комментариев