Тукай районында эшмәкәр өч мең кап контрафакт тәмәке белән тотылган
җәмгыять

Тукай районында эшмәкәр өч мең кап контрафакт тәмәке белән тотылган

Тукай районында законсыз тәмәке продукциясе саклап, аны сату белән шөгыльләнгән 47 яшьлек шәхси эшмәкәргә карата суд карары чыгарылган. Җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен район прокуратурасы яклаган.

Судта ачыкланганча, эшмәкәр яңадан сату максатыннан бәясе 100 мең сумнан артык булган өч мең кап маркаланмаган тәмәке сатып алган. Законсыз продукцияне ул райондагы «Продукты» кибете бинасында саклаган.

Суд ир-атны РФ Җинаять кодексының 171.1 маддәсе 5 өлеше буенча гаепле дип таныган. Нәтиҗәдә, аңа 100 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.

Тартып алынган барлык контрафакт тәмәке продукциясе юк ителәчәк. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.


Нет комментариев