Якын көннәрдә Тукай районыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк озатылачак. Аның шактый зур өлеше Иске Җирекле авылында зур тырышлык һәм күңел җылысы белән әзерләнгән. Биредәге «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә эш гөрли: «Барысы да үзебезнекеләр өчен» («Все для своих») волонтерлар төркеме хатын-кызлары маскировка челтәрләре үрә, өй токмачы кисә, шифалы үләннәрдән чәй әзерли, Нефтебаза поселогындагы волонтерларга яшелчә җыеп тапшыра, шулай ук район яшьләре белән үз тәҗрибәләрен уртаклаша.

Иске Җирекле авылының «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә иртәдән үк эш кайный. Биредә бәйрәмнәрне дә, ял көннәрен дә исәпкә алмыйча, иртәнге сәгать тугыздан төшкә кадәр авыл хатын-кызлары – "Барысы да үзебезнекеләр өчен" волонтерлар төркеме әгъзалары җыела. Җиде хатын-кыз зур осталык белән махсус агач калыпларда маскировка челтәрләре үрә. Бу – волонтерлар штабы эшли башлаганнан бирле әзерләнгән 371 нче челтәр.
Волонтерларның тырыш хезмәте
Тартмаларга өй токмачы, хуш исле үлән чәйләре пөхтәләп тутырылган, исемләп посылкалар әзерләнгән. Аларның кайберләре «Чудо» позывноен йөртүче хәрбигә атап җыелган. Посылканы тормыш иптәше йөрәк рәсеме белән бизәгән. Бу көннәрдә волонтерлар зур күләмдә гуманитар йөк озатуга әзерләнә. Тиздән тартмаларны алып китәчәкләр һәм районның гуманитар колоннасы составында алгы сызыктагы хәрбиләргә тапшырачаклар.
«Бу эшкә кушылганыбызга менә инде дүртенче ел, без бик теләп геройларыбызга ярдәм итәргә тырышабыз. Мәдәният йортында эшчән, битараф булмаган, күңелләре изге, хезмәт сөючән хатын-кызларыбыз эшли. Алар – безнең киң күңелле, мәрхәмәтле җаннарыбыз. Дүшәмбедән җомгага кадәр, һәр көнне иртәнге сәгать тугыздан бирегә килеп, маскировка челтәрләре үрәләр.
Аларның һәрберсен бер генә теләк берләштерә: улларыбыз, абый-энеләребез, әтиләребез исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсын иде. Без зур бер гаилә кебек бергә эшлибез: барлык мәсьәләләрне уртага салып хәл итәбез, кирәкле материаллар сатып алуны оештырабыз, авыл халкы белән даими элемтәдә торабыз», – дип сөйли «Дуслык» күпфункцияле үзәге директоры Гөлназ Зарипова.
Үзәк җитәкчесе сүзләренчә, быел гыйнвардан ноябрьгә кадәр битараф булмаган авылдашлардан 300 мең сумнан артык акча җыелган. Бу акчага волонтерлар челтәрләрнең нигезен сатып ала, ә махсус тукыманы Санкт-Петербургтан заказ белән кайтарта. Аның төсен ел фасылына туры китереп сайлыйлар.

Узган атнада «Дуслык» үзәгеннән махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан ике авылдашларын озатканнар. Аларның җиңел автомобильләре маскировка челтәрләре, өй токмачы, үлән чәйләре һәм башка гуманитар ярдәм белән шыплап тутырылган.
«Посылкаларны безгә күрше авыллардан да алып киләләр. Төшкә кадәр мәдәният йорты осталарыбызның энергиясе белән гөрләп тора. Яшьләре шактый булуга карамастан, алар бик актив, хәтта безне, яшьләрне дә рухландыралар. Мин алар белән чиксез горурланам һәм үсеп килүче буынга һәрвакыт үрнәк итеп күрсәтәм. Безгә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә еш килә, алар өчен экскурсияләр оештырабыз. Сезне барыгызны да көтәбез, кадерле геройларыбыз, авылдашларыбыз!» – дип мөрәҗәгать итте хәрбиләргә Гөлназ Зарипова.
3кә 6 метрлы челтәрләр һәм Тукай шигырьләре язылган чәйләр
Иске Җирекле осталарының аерым горурлыгы – зурлыгы 3кә 6 метр булган маскировка челтәрләре. Алар хәрби техниканы да, солдатларның вакытлыча урнашу урыннарын да ышанычлы итеп капларга ярдәм итә.
Волонтерлар табигый үләннәрдән чәй әзерлиләр. Ә өй токмачы салынган төргәкләрне Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыреннән өзекләр язылган этикеткалар белән бизиләр. Шигырьләр татар һәм рус телләрендә бастырылган. Бу матур идеяне алар мәдәният хезмәткәрләре белән бергә тормышка ашырган.
Штабта азык-төлек белән ярдәм итүне дә онытмыйлар. Авыл халкы яшелчәләр җыеп, аларны Нефтебаза поселогындагы волонтерларга тапшыра. Анда яшелчәләрдән киптерелгән аш җыелмалары әзерлиләр.
«Тукыма кайтаруда бераз тоткарлык килеп чыкса, хатын-кызларыбыз вакытны бушка үткәрмиләр: солдатларга тәмле чәй әзерлиләр. Шул рәвешле хәрбиләребезгә үзләрен онытмауларын җиткерергә тели алар. Туган йортны хәтерләткән бу хуш ис аларга көч, батырлык өстәр, туган якларына әйләнеп кайту теләген тагын да арттырыр дип ышанам», – ди Гөлназ Зарипова.

Волонтерлар һәр эшкә иҗади якын килергә тырышуларын әйтә. Маскировка челтәрләрен үрүнең яңа алымнарын уйлап табалар, хәйрия концертлары оештыралар, хәрбиләргә видеомөрәҗәгатьләр яздыралар. Гуманитар йөкне озату да биредә тантаналы шартларда уза: җырлар башкарыла, байраклар күтәрелә.
«Куллар күзне йомган килеш тә эшли»
Улы гуманитар ярдәмне авыр йөк машинасында тугыз тапкыр илтеп кайткан Мария Курочкина 2022 елдан бирле маскировка челтәрләре үрүдә катнаша. Моннан тыш, ул хәрбиләрнең рухын күтәрү өчен җылы хисләр белән сугарылган шигырьләр дә яза һәм аларны посылкаларга салып җибәрә.
«Без барысын да үз көчебез белән башкарабыз: акчаны үзебез җыябыз, һәр сум өчен уртак төркемдә хисап тотабыз. Кайвакыт авырлыклар да килеп чыга, әмма кызларыбызга зур рәхмәт. Ял көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә, буш вакытлары булган саен ярдәмгә килергә әзерләр. Материал кайтуга ук барыбыз да эшкә керешәбез», – дип уртаклаша Мария Курочкина.
Волонтер Татьяна Каткова штаб ачылганнан соң ярты ел узгач кушылган. Биредә инде өченче ел эшли.
«Башта бераз борчылдым, ялгышудан курыктым. Әмма бер атнадан соң эшкә өйрәндем. Хәзер куллар күзне йомган килеш тә эшли дияргә була. Тик челтәрдәге рәсем дөрес килеп чыксын өчен, тукыманың төсләрен генә игътибар белән күзәтергә кирәк. Авылдашларыбызның барысына да зур рәхмәт! Кемдер акча күчерә, кемдер көн саен чәй янына тәм-том алып килә. Кичә чәкчәк китерделәр, бүген – яңа пешкән сырниклар, җирле икмәк пешерү цехы пироглар белән сөендерә.
Ләкин безгә ярдәмчеләр бик кирәк – ким дигәндә тагын өч-биш кеше булса, зур терәк булыр иде. Коллективыбыз бик тату, ләкин күпчелеге инде өлкән яшьтә. Яшьрәк кулларның кушылуы безнең өчен зур ярдәм булыр иде», – ди Татьяна Каткова.

Челтәр үрү эше чыннан да җиңел түгел: төп авырлык кулларга, аркага һәм аякларга төшә. Шуңа күрә штабта һәр ярдәмченең кадерен беләләр, яңа килгәннәргә үз тәҗрибәләрен теләп өйрәтәләр.
Иске Җирекле волонтерлары райондагы башка ярдәм төркемнәре белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә. Тукай районы Яшьләр үзәге кызлары да маскировка челтәрләре үрү эшенә кушылгач, «Дуслык» үзәгендә алар өчен видеодәресләр әзерләгәннәр. Хәзер анда да челтәрләр үрелә һәм фронтка озатыла.
Ә Иске Җирекле һаман да волонтерлык хәрәкәтенең мөһим үзәге булып кала. Бирегә күрше авыллардан гуманитар посылкалар китерелә, аннары алар бергә тупланып, оешкан төстә алгы сызыкка озатыла.
Без волонтерлар белән аралашкан вакытта 371 нче маскировка челтәре төреп куелган һәм озатуга әзерләнгән иде. Ә станокта исә чираттагы – «372 нче» дип язылган челтәр урын алган.
Нет комментариев