Бүген иртән Әлмәт шәһәре тирәсендәге нефть саклау резервуарларына пилотсыз очкыч һөҗүм иткән. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте, дип яза Татар-информ.
Аның сүзләренә караганда, автоматик янгын сүндерү системасының вакытында эшләве һәм куркынычсызлык хезмәтләренең тиз арада чара күрүе зур янгын чыгуга юл куймаган. Хәзерге вакытта барлык кирәкле хезмәтләр вакыйга урынында эшли.
Татарстан Рәисе матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, һөҗүм нәтиҗәсендә очкыч кыйпылчыклары берничә гражданлык объектына зыян китергән. Һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр юк.
Нет комментариев