Тукай районы һәм Чаллы шәһәрендә яшәүче 13,5 меңнән артык кешенең бурычлары булу сәбәпле, Россиядән чит илгә чыгу хокукы вакытлыча чикләнгән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәтенең Баш идарәсе хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, әлеге чикләү барлыгы 13 580 кешегә кагыла. Аларның 1 238е — Тукай районында яшәүчеләр, ә якынча 12,3 меңе — Чаллы халкы.
Бурыч күләме 30 мең сумнан арткан очракта, суд приставы гражданинга карата чит илгә чыгуны вакытлыча чикләү турында карар кабул итә ала. Алимент түләү яки китерелгән зыянны каплау буенча бурычлар өчен бу чик 10 мең сум тәшкил итә.
Үзегезгә карата башкарма эш кузгатылганмы-юкмы икәнен Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең рәсми сайтындагы мәгълүматлар базасы аша тикшерергә мөмкин.
Чит илгә чыгуны салым бурычлары гына түгел, кредитлар, штрафлар, алиментлар һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнмәгән акчалар да чикләргә мөмкин. Моның өчен бурычны тулысынча капларга кирәк. Гадәттә, түләү башкарылганнан соң, чикләү берничә көн эчендә гамәлдән чыгарыла.
Нет комментариев