Татарстанда вейплар сатуны биш елга тыячаклар
Яңалыклар

Татарстанда вейплар сатуны биш елга тыячаклар

Татарстанда электрон тәмәке һәм аларны тутыру өчен кулланыла торган сыеклыкларны ваклап сатуны биш елга туктатачаклар. Әлеге чикләүне күздә тоткан закон проекты республика парламентының 26 нчы утырышында икенче һәм өченче укылышларда хупланды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Яңа тәртип 2027 елның 1 мартыннан гамәлгә керәчәк. Республикада мондый чикләүләр кертү мөмкинлеге төбәкләргә вейплар сатуны тыю хокукы биргән федераль закон нигезендә барлыкка килгән.

Әлеге карарның төп максаты — никотинлы продукциянең халык өчен, бигрәк тә яшьләр арасында, кулланылышын киметү.

Шул ук вакытта тыю барлык тәмәке продукциясенә кагылмый. Ул электрон никотин китерү системаларын һәм алар өчен сыеклыкларны сатуны гына чикли. Җылытыла торган тәмәке җайланмалары һәм башка төр тәмәке эшләнмәләрен сату рөхсәт ителәчәк.

Кабул ителгән закон проекты имзалау өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка юлланган.


Нет комментариев