Цифрлы технологияләр киң үсеш алган заманда да басма матбугат үз укучыларын югалтмый. Бигрәк тә өлкән буын өчен район газетасы — яңалыклар чыганагы гына түгел, ә туган як тормышы белән даими танышып бару, райондашлар турында хәбәрдар булу һәм үз төбәгең белән элемтәне саклап калу мөмкинлеге дә.
«Якты юл» газетасы күпләрнең өендә көтеп алынган кунак булып тора. Якыннарыгызга, бигрәк тә әти-әниләрегезгә, әби-бабаларыгызга, киләсе елның беренче яртыеллыгына район газетасына язылу бүләк итегез. Туган төбәк яңалыкларын вакытында белеп тору алар өчен кадерле бүләк тә, зур игътибар да булыр.
2027 елның беренче яртыеллыгына «Якты юл» газетасына язылу кампаниясе дәвам итә.
Газетага түбәндәге ысуллар белән язылырга мөмкин:
- теләсә кайсы почта бүлегендә;
- онлайн рәвештә podpiska.pochta.ru сайты аша;
- газета редакциясенә килеп.
Алты айлык язылу бәясе:
- өйгә китереп биргән очракта — 1419,24 сум;
- газетаның яңа саннарын редакциядән үзең килеп алганда — 850 сум.
Үзегез дә язылыгыз, якыннарыгызны да сөендерегез! Яңа елда да туган районыбыз яңалыклары һәр йортка килеп торсын, ә «Якты юл» гаиләгезнең көтеп алынган кунагына әйләнсен!
Нет комментариев