Юл кагыйдәләрен уен аша өйрәнделәр
БДД

Юл кагыйдәләрен уен аша өйрәнделәр

Шушы көннәрдә Круглое Поле поселогында, Новотроицкое һәм Түбән Суыксу авылларында «Беләм. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтим» проекты узды, биредә йөзләгән укучы катнашты. Проектта урта сыйныф укучылары белемнәрен сынап карады – чөнки нәкъ менә алар юл-транспорт һәлакәтенә еш эләгә дә инде. Берсен-берсе уздырып викториналарда катнашу, юл билгеләре буенча фикер алышу, сорауларга тиз арада җаваплар эзләү — барысы да үтә дә кызыклы узды.

Очрашуларның төп максаты — 5-6нчы сыйныф укучыларының юл йөрү кагыйдәләре өлкәсендәге белем дәрәҗәсен күтәрү. Дәрес сәгать ярым дәвам итте, әмма бер сулышта үтеп китте. Күңелсез лекцияләр һәм конспектлар язу урынына укучыларны җанлы интерактив көтте: тизлеккә викториналар, «баш мие штурмнары», юл билгеләре турында фикер алышу һәм команда ярышлары. Балалар зур кызыксыну һәм дәрт белән логик биремнәр чиштеләр, юлдагы төрле хәлләрне модельләштерделәр һәм өч танып-белү раундын уздылар. 

Түгәрәк өстәл форматындагы уен.

«Мин – пассажир» исемле бәйгедә транспортка утыру һәм аннан төшү кагыйдәләрен, куркынычсызлык каешларын һәм балалар өчен махсус утыргычларны куллану тәртибен тикшерделәр. «Мин – машина йөртүче» раундында балалар үзләрен велосипед һәм самокат йөртүче ролендә сынап карады. Шуннан соң саклану кирәк-яраклары, яктылыкны кайтаручы элементлар һәм юлдагы җаваплылык турында фикер алыштылар. «Мин – җәяүле» команда бәйгесендә исә укучылар юлларда килеп чыгарга мөмкин булган конкрет мисалларны чиштеләр. Аеруча юл аркылы чыкканда кулдагы смартфонның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын бергәләп ачыкладылар.

Раундларга бүленеп көч сынаштылар.

Моннан тыш, очрашу барышында укучылар профилактик биремнәр дә үтәделәр. Алар аша балаларга юлда үз-үзеңне дөрес тоту, игътибарлы булу һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәү кирәклеге тагын бер кат аңлатылды.

«Интерактив форматта уздырылган әлеге чара юлларда имин йөрү культурасын тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Мондый алым укучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгытып кына калмады, ә үз иминлекләренә карата аңлы һәм җаваплы караш формалаштырырга да ярдәм итте. Балаларның юл куркынычсызлыгы өлкәсендә белемнәрен арттыру максатыннан оештырылган әлеге уен юл-транспорт имгәнүләрен киметүгә һәм яшь буынның гомерен саклап калуга ясалган иң мөһим адым, дип ышанып әйтергә була», — ди районның мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Роза Нәҗипова. 

Уен бик мавыктыргыч узды.

Мондый интерактив формат юл йөрү кагыйдәләре буенча мөһим белемнәрне ныгытып кына калмады, ә яшүсмерләрдә шәхси иминлеккә җаваплы караш формалаштырырга да ярдәм итте. 

Сорауларга җаваплар эзләү.

Финишта һәр катнашучыга сертификат һәм яктылыкны кайтаручы файдалы брелок тапшырылды, ә җиңүче командалар дипломнар һәм кубок белән бүләкләнде.

Бүләкләү мизгелләре.

Әйтергә кирәк, әлеге проект «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, Татарстан дәүләт автоинспекциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Фәннәр Академиясенең Тормыш иминлеге фәнни үзәге тарафыннан тормышка ашырыла.

 

Фотолар Нурсинә Загртдинова тарафыннан бирелде.  


Нет комментариев