Чәршәмбе, 18 ноябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә урыны белән бераз кар явачак, көндез явым-төшемнәр булмаячак.
Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан 4–9 м/с тизлектә исәчәк. Көндез урыны белән җилнең тизлеге 12 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы 0дән −5 градуска кадәр төшә. Көндез исә −1дән +2 градус тирәсе генә булачак.
Нет комментариев