Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары инсульт куркынычын киметергә ярдәм итүче яңа операция технологиясен үзләштерде. Беренче ике операция уңышлы узган.
«Татар-информ» хастаханәнең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, табиблар йөрәкнең сул бүлегенә махсус җайланма – окклюдер урнаштырган. Ул йөрәк ритмы бозылган кешеләрдә кан оешмалары барлыкка килү һәм аларның баш мие кан тамырларына эләгү куркынычын киметә.
Беренче операцияләр ике ир-атка ясалган. Ике операция дә уңышлы тәмамланган. Алга таба Чаллы табиблары мондый ысулны даими кулланырга планлаштыра.
Нет комментариев