Кече Шилнә мәктәбе укучылары хуҗасыз хайваннар приютына азык тапшырды
җәмгыять

Кече Шилнә мәктәбе укучылары хуҗасыз хайваннар приютына азык тапшырды

Кече Шилнә мәктәбендә хуҗасыз хайваннарга ярдәм итүгә багышланган «Ярдәм кулы» («Лапа помощи») хәйрия акциясе уздырылды. Акциядә катнашучылар дүрт аяклылар өчен азык һәм кирәкле әйберләр җыйды.

Игелекле эшкә укучылар, ата-аналар һәм укытучылар кушылды. Бердәм тырышлык белән кайгыртуга һәм игътибарга аеруча мохтаҗ булган хайваннар өчен бүләкләр әзерләнде.

Остазлары җитәкчелегендә «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары җыелган ярдәмне хайваннар приютына шәхсән үзләре илтте. Анда балалар азык-төлек һәм кирәкле әйберләрне тапшырды, приютта яшәүче дүрт аяклылар белән дә танышты. Аларга игътибар күрсәтеп, күңел җылысын бүләк итте.

«Ярдәм кулы» акциясе уртак игелекле гамәлләрнең яшь буында шәфкатьлелек һәм ярдәмгә мохтаҗларга карата җаваплылык хисе тәрбияләвен тагын бер кат раслады.

Оештыручылар әлеге башлангычны хуплаган һәм игелекле эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерде. Чөнки шундый кечкенә генә ярдәм дә хуҗасыз хайваннарның тормышын бераз булса да яхшырта ала.


Нет комментариев