Районыбызның һәр гаиләсендә буыннан-буынга кадерләп сакланып, әниләрдән кызларга, әбиләрдән оныкларга тапшырылып килгән үзенчәлекле рецептлар бар. Өйгә таралган яңа пешкән бәлеш исе, бәйрәм табынының күрке булган кетердәп торган чәк-чәк, телеңне йотарлык йомшак кабартмалар... Һәр ризыкның үз тарихы, һәр хуҗабикәнең үз сере бар. Ә иң тәмле ризыкларга, һичшиксез, әниләребезнең күңел җылысы кушылган.

29 ноябрьдә иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көнен билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан «Якты юл» газетасы редакциясе үзенең tukai-rt.ru сайтында «Әниемнең тәмле сере» дип исемләнгән бәйге игълан итә!
Әниегезнең яки әбиегезнең аш-су осталыгы белән бөтен Тукай районын таныштырыгыз! Аның яратып пешерә торган ризыгын, гаиләгездә буыннан-буынга сакланып килгән кадерле рецептын башкалар белән дә уртаклашыгыз.
Бәйгедә катнашу өчен өч гади адымны үтәү җитә:
-
Әниегезне яки әбиегезне үзе әзерләгән ризык белән бергә фотога төшерегез.
-
Ризыкның рецептын языгыз: кирәкле ингредиентларны, әзерләү тәртибен күрсәтегез. Шулай ук әниегез яки әбиегез турында 3–4 җылы җөмлә өстәгез.
-
Әзер язмагызны 25 ноябрьгә кадәр безгә юллагыз.
Рецептларны түбәндәге ысулларның берсе белән җибәрергә мөмкин:
- редакциянең эш номеры буенча MAX, WhatsApp яки Telegram мессенджерларына: +7 (927) 045-03-47;
- ВКонтактедагы «Тукай районы яңалыклары» төркеменә.
Бәйге ничек узачак?
- 25 ноябрьгә кадәр – рецептлар кабул ителә;
- 26–28 ноябрьдә – tukai-rt.ru сайтында халык тавыш бирүе узачак;
- 29 ноябрьдә – бәйге җиңүчеләре игълан ителәчәк;
- 30 ноябрьдә – бүләкләү тантанасы була.
Катнашучыларның барлык рецептлары да газетабыз сайтында урын алачак. Шулай итеп, районыбыз халкы бер-берсенең кулинария серләре белән таныша, ә гаиләдә кадерләп сакланган рецептлар тагын да күбрәк кешегә билгеле булачак. Иң күп тавыш җыйган һәм укучыларның күңеленә хуш килгән рецепт авторларын редакция һәм партнерларыбыз әзерләгән бүләкләр көтә. Ә иң матур гаилә тарихлары газетабыз битләрендә дә басылып чыгачак.
Рецептларыгызны көтеп калабыз!
Нет комментариев