Россиядә каен серкәсенә аллергияне кисәтү һәм дәвалау өчен эшләнгән үзебездә җитештерелгән вакцина рәсми рәвештә теркәлде һәм кулланылышка кертелде. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова белдерде.
«Аллергарда» дип аталган препарат каен серкәсенә сизгерлек аркасында барлыкка килә торган аллергик риноконъюнктивитны дәвалау һәм кисәтү өчен билгеләнгән. Ул шулай ук алма, персик, соя һәм җир чикләвегенә аллергия билгеләрен җиңеләйтергә ярдәм итә.
Вакцинация курсы ай саен ясала торган биш уколга кадәр дәвам итә. Аны үсемлекләрнең чәчәк ату сезоны башланганчы, көз һәм кыш айларында үткәрү планлаштырыла. Яңа сезон алдыннан ил буенча 60 меңгә кадәр кешегә прививка ясау күздә тотыла.
Татьяна Голикова сүзләренчә, бу юнәлештәге медицина технологияләрен алга таба да актив үстерү планлаштырыла.
Нет комментариев