Круглое Поле мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Ландыш Камил кызы Сәетгалина «Мәгариф» журналы оештырган «Укытучыңны котла, без бүләклибез» конкурсында җиңү яулады.

Укытучы өчен укучыларының ихтирамын тоюдан да зуррак бүләк юктыр. Ә инде укучысының ихлас котлавы республикакүләм конкурста җиңүгә дә сәбәпче булса, бу икеләтә сөенеч. Ландыш Камил кызы белән нәкъ шулай булган.
Кичә, 12 ноябрьдә, аны җиңүе белән котларга һәм бүләкләр тапшырырга «Мәгариф» журналы вәкилләре — баш мөхәррир урынбасары Фәния Лотфуллина һәм сайт мөхәррире Гүзәл Закирова мәктәпкә килде.
Конкурста катнашу идеясе Ландыш Сәетгалинага «Авыл укытучысы» бәйгесендә катнашкан вакытта килгән. «Мәгариф» журналы сәхифәсенә язылып, яңалыкларны күзәтеп барганда, ул «Укытучыңны котла, без бүләклибез» конкурсына игътибар иткән һәм анда үз көчен сынап карарга булган. 2нче сыйныфта белем алучы Ләйсән Маныловадан Укытучылар көне уңаеннан татар телендә котлау язуын сораган. Ләйсән бу эшкә бик җаваплы караган, матур теләкләрен кәгазьгә төшергән. Ландыш Камил кызы укучысының котлавын үзенең шәхси фотосы белән бергә журналның электрон почтасына юллаган.
5 октябрьдә башланган тавыш бирүдә барлыгы 23 кеше катнашкан. Нәтиҗәдә, Ландыш Сәетгалина һәм Бөгелмә укытучысы җиңүчеләр дип табылган.
Ландыш Камил кызы төрле газета-журналлар оештырган бәйгеләрдә актив катнаша. Аның өчен бу беренче җиңү генә түгел. Укытучы киләчәктә дә бу юнәлештә эшләүне туктатмаска, яңа уңышларга ирешергә ниятли.
Фото: Круглое Поле мәктәбенең МАКС каналы
Нет комментариев