Татарстан мөслимәләр берлеге җәмгыятьтә ялгызлык проблемасын киметү максатыннан «Профессиональ яучылар институты» проектын гамәлгә ашыра башлады. Бу хакта берлек вәкилләре хәбәр итә, дип яза ТР МДН сайты.
Татарстан Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина билгеләп үткәнчә, бүген ялгызлык мәсьәләсе аеруча актуаль. Аның сүзләренә караганда, аерылышулар саны теркәлгән никахлар саныннан артып китә, ә гаилә корырга теләүчеләргә ярдәм итә алырлык тәҗрибәле белгечләр җитми.
«Шуңа күрә проектны бөтен Татарстан Республикасы буенча эшләтеп җибәрү турында карар кабул ителде», – дигән Наилә Җиһаншина.
Проектның беренче этабында Татарстанның 20 районында абыстайлар арасыннан рәсми яучылар билгеләнгән. Киләчәктә бу тәҗрибәне республиканың башка районнарында да җәелдерү планлаштырыла.
Алдагы этапта яучылар өчен махсус белем бирү семинарлары оештырылачак. Бу аларга үз эшләрен һөнәри дәрәҗәдә башкарырга ярдәм итәчәк.
Нет комментариев